Татарстан эчке эшләр министрының элеккеге урынбасары Рафил Ногманов вафат булган
«Татар-информ»га билгеле булганча, бүген Татарстан эчке эшләр министрының элеккеге урынбасары, Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногманов вафат булган.
Рафил Ногманов 1949 елда туа. Югары белем ала, СССР Эчке эшләр министрлыгы академиясе каршындагы Мәскәү читтән торып юридик белем бирү филиалының Казан филиалын «юрист» белгечлеге буенча тәмамлый.
Ул шулай ук Татарстан Хөкүмәте хокук бозуларны профилактикалау комиссиясе һәм Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы әгъзасы булды.
Рафил Ногманов — Россиянең атказанган эчке эшләр органнары хезмәткәре, Татарстанның атказанган юристы. Ул «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале,
Татарстан Республикасы «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев