Татарстанда 264 яшь һәм социаль эшмәкәр грант алуга гариза тапшырган
Грант нәтиҗәләре быел ноябрь аенда игълан ителәчәк.
Грантның минималь суммасы – 100 мең сумны, максималь суммасы 500 сумны тәшкил итә. Бер шарт бар: эшмәкәр проект хакының кимендә 25 процентын финанслашырга тиеш, дип искәртәләр ТР Икътисад министрлыгында. Грант акчасын бизнес-проектларны гамәлгә ашырганда бина арендалау яки ремонтлау, җиһазлар яки транспорт чарасы сатып алу һәм башка шундый максатларга юнәлтергә ярый.
Гаризалар 24 августтан 22 сентябрьгә кадәр «Минем бизнес» үзәгендә кабул ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев