Татарстанда коткаручылар бармагы спиннерга кысылып калган яшүсмергә ярдәм иткән
Татарстанда коткаручылар бармагына кигән спиннерны салдыра алмаган 18 яшьлек егеткә ярдәм иткән.
"Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, егет спиннер белән уйнаган һәм аны сул кулының атсыз бармагына кигән. Шуннан соң ул уенчыкны сала алмавын аңлаган. Шул арада яшүсмернең бармагы шешә башлаган. Егет коткаручыларга шалтыраткан.
2нче номерлы зона эзләү-коткару отряды коткаручылары спиннерны слесарь инструменты ярдәмендә салдырган.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев