Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Татарстанда М12 трассасында җиңел машина кюветка очкан, йөртүче хатын-кыз һәлак

Татарстанның Тукай районында М12 трассасында Чаллы ягына таба барган якта юл-транспорт һәлакәте булган.

Татарстан Прокуратурасы мәгълүматлары буенча, Mazda автомобиленең йөртүчесе — 27 яшьлек хатын-кыз — борылышка сыймаган. Нәтиҗәдә, җиңел машина кюветка чыгып очкан һәм әйләнеп капланган.

Йөртүче хатын-кыз урында ук һәлак булган, пассажирны хастаханәгә алып киткәннәр. "Татар-информ"га Тукай районы прокуратурасында сөйләүләренчә, йөртүчесе дә, пассажир да Таганрогтан булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев