“Татмедиа” агентлыгы җиңүчеләрне барлый
«Татмедиа» агентлыгы елына ике тапкыр абунәчеләр, иң яхшы хат ташучылар һәм почта элемтәсе бүлекләрен ачыклау максатында бәйге үткәрә. Аның максаты - укучыларны матбугатка ныграк тарту, газета-журналларның тиражларын саклау, яңа укучылар табу.
Агымдагы елның икенче яртыеллыгына «Татмедиа» карамагындагы матбугат чараларына язылучылар арасында игълан ителгән «Абунә өчен - айпад!» бәйгесе җиңүчеләре арасында Бәрлебашы мәктәбе укучысы Исламия Мусина да бар. Исламия 2014 елның икенче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча да кызыксындыру бүләгенә лаек булган иде. Ә хат ташучылар, почта элемтәсе бүлекләре арасында җиңүчеләр әлегә билгеле түгел. «Кайбыч таңнары» редакциясе бу юлы республика бәйгесенә Ульянководагы почта бүлеген һәм Надеждино, Морат авылларында почта таратучы Евгений Кузьминны тәкъдим итте. Без аларның җиңүенә зур өметләр баглыйбыз. Ульянковода район газетасына яздырту планы 133,7 процентка үтәлгән, ә Евгений Владимирович планын 141,7 процентка үтәде. 2015 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча Олы Кайбыч почта бүлеге республика буенча беренче урынга чыккан иде. Ә «Кайбыч таңнары»н 2015 елның икенче яртыеллыгына яздырту планы 101, 6 процентка үтәлде. Бу - редакция, район җитәкчелеге, почта хезмәтчәннәренең бер максатка эшләвенең, газетаның сыйфаты яхшыруының матур нәтиҗәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев