Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Әтиебезне соңгы юлга озатуда ярдәм иткән, кайгыбызны уртаклашкан өчен рәхмәт белдерәбез

Югалтулар бигрәк авыр, диләр.

Моның шулай икәнлеген, үз башыңа төшкәч, тагын да ныграк аңлыйсың икән. Безнең дә әнә шундый хәсрәт утында янган көннәребез. Тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Саттаров Рифат Сәлим улы, кинәт авырып, мәңгелеккә бездән китеп барды. Әлеге рәхмәт хаты аша без район үзәк сырхауханәсе баш табибы Гөлнара Сафиуллинага, көн дими, төн дими кадерле кешебезнең гомере өчен көрәшкән барлык табибларга, шәфкать туташларына, башка барлык персоналга, авылыбыз фельдшеры Рузилә Шәрәфиевага ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Без Кайбыч медикларының чын шәфкать ияләре булуына тагын бер тапкыр инандык. Тик нишлисең, үлем көчлерәк булып чыкты шул. Әтиебезне җирләүдә катнашкан, кайгыбызны уртаклашкан авылдашларыбызга, күрше-күлән, туганнарга, дин әһелләренә, Кайбыч янгын сүндерү часте, Федоровскоедагы янгын сүндерү посты, “Кайбыч таңнары” газетасы редакциясе, социаль яклау бүлеге, “Өмет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге, Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Кайбычтагы 22нче бүлеге коллективларына рәхмәт сүзләребезне ирештерәбез. Барыгыз да исән-сау гомер итегез, якын кешеләрегез һәрвакыт янәшәгездә булсын. 
Апрель сине җиргә бүләк иткән, әти, 
Апрель ае китте алып та. 
Юксынабыз сине, хуш, бәхил бул, 
Урыннарың булсын оҗмахта. 

Тирән хөрмәт белән,  Саттаровлар гаиләсе, Кошман авылы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев