Түбән Камада яшәүче Рәмзия Мостафина махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә оекбашлар бәйли
Рәмзия Мостафина өч ел эчендә 300 пар җылы оекбаш бәйләгән.
Бөтен буш вакытын шушы изге эшкә багышлый.
Солдатлар өчен оекбашлар бәйләргә аның апасы Розалия Козлова тәкъдим иткән. Рәмзия Мостафина билгеләп үткәнчә, ял көннәрендә бер пар оекбаш бәйләп була. Ә ул сакчы булып эшләгән балалар бакчасында пенсионер хатын маскировка челтәрләрен үрергә ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев