Ульянково авылында модульле кибет төзелә
Әлеге модульле кибет “Авыл кибетләре” республика максатчан программасы буенча төзелә.
Авыл кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе Салават Халиков әйтеп узганча, 2016 елдан бирле эшләп килүче әлеге программа буенча Федоровское, Байморза, Кече Кайбыч һәм Бортас авылларында кибетләр төзелгән. 2021 елда Мөрәледә дә модульле кибет төзү планлаштырыла.
– Төзелеш урыннарын, халык фикеренә таянып, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән бергә сайлыйбыз, – диде Салават Рифович. – Ульянковода авыл кулланучылар җәмгыяте кибете юк, шуңа да бу сәүдә ноктасына ихтыяҗ зур булыр дип уйлыйбыз.
Ульянковода бүгенге көндә ике шәхси кибет эшли, тиздән өченчесе ачылачак. Халык фикеренчә, дүртенчесен төзесәләр дә, зыян булмас. Бу сатып алучыларга кулай: алар ассортименты бай, бәяләре түбәнрәк булган кибеткә барачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев