Ульянководагы почта бүлеге начальнигы Надежда Лисина газетага яздыру планын да үти, өендә дә өлгерә
Ульянково авылындагы почта бүлеге янына зәңгәр төстәге «УАЗ» — почта машинасы килеп туктады.
– Почта китерделәр. Безнең газетаны да алып килделәр, – диеште авылдагы соңгы яңалыклар турында сөйләшеп торучы өлкән яшьтәге ике апа.
“Безнең газета” дигән җанга якын сүзләрне ишеткәч, почта бүлегенә кереп, подписка барышы белән кызыксындым.
– Әлегә күрсәткечләребез белән мактана алмыйбыз. Әмма район газетасына язылу планын елдагыча үтәрбез, подписчикларыбызны югалтмабыз дип ышанам, – диде бүлек начальнигы Надежда Лисина. – Агымдагы елның беренче яртыеллыгына планны 100 процентка үтәгән идек. Ул вакытта район газетасына 117 кеше язылды. «Кайбицкие зори» – безнең авылда иң яратып укылучы газета.
Мәгариф ветераны Галина Сяплина да әңгәмәбезгә кушылды:
– Авылларыбыз тормышын, аның кешеләре турында язучы тирән эчтәлекле газета чыгаручыларга рәхмәт. Районыбызга бәйле бөтен хәбәрләрне дә аннан укып беләбез, – диде ул.
Ульянковога авыл халкының тормыш-яшәеше, хезмәт сөючән кешеләре турында язарга дип килгән идем. Лисиннар гаиләсен бар авылга үрнәк диделәр миңа.
Надежда үзе почта хезмәткәре, тормыш иптәше Сергей “Дубрава” җәмгыятенең икенче филиалында механизатор булып эшли. Авылдашлары арасында зур абруй казана, шуңа да авыл җирлеге депутаты итеп сайлаганнар. Алма агачыннан ерак төшми дигәндәй, ике кызлары да тәрбияле, кешеләргә карата ихтирамлы. Кай арада үсеп җиткәннәр диген, Натальялары инде кияүгә чыгып, әти-әнисенә онык бүләк иткән. Ул кул эшләренә оста: тегә, якыннарына аллы-гөлле төсләр белән чигелгән яисә сәйлән тезеп ясаган әйберләрен бүләк итә. Күпме күңел җылысы салынган аларга! Кече кызлары Аня сигезенче класста укый.
Лисиннар тату яши, күңелләре дә гел изгелектә, ярдәм сорап килүчеләргә кулдан килгән кадәр ярдәм итәләр. Абзар тутырып мал асраулары белән дә башкаларга үрнәк әле алар. Шәхси хуҗалыкның ярдәмен тоеп яшиләр. Баштарак ике сыер, өч бозаулары булган. Малны тагын да күбрәк асрарга мөмкинлекләре бар, сарайлары да иркен. Терлекчелек продукциясе сатудан күпме табыш алырга мөмкин икәнлеген исәпләп карыйлар да, йорт хайваннарының баш санын арттырырга булалар. Хәзер алар хуҗалыгында алты сыер, җиде бозау, дүрт дуңгыз, «Малышка» кушаматлы ат бар, ишегалды тулы кош-корт. Кызлары Аня да терлекләр янында кайнашырга ярата, әнә шулай, үзе дә сизмичә, хезмәт тәрбиясе ала ул.
Авылда шәхси хуҗалыклардан сөт җыю да җайга салынган. Чүтидән көн дә килеп йөрүче сөт җыючы Рафаэль Щукин сөт акчасын тоткарлыксыз биреп бара. Лисиннарның көненә 80-90 килограмм сөт тапшыру мөмкинлеге бар. Дөрес, сөт бәяләренә кагылышлы вәзгыять аларны да борчый, ләкин иле белән шулай булгач, алар булган бәягә дә канәгать. Сөт сатудан тере акча килеп тора бит, бу – гаилә бюджетына өстәмә керем. Үгезләрне тереләй авырлыкта тапшыралар. Табында ел әйләнәсе сыйфатлы ризык булсын дисәң, азрак йокларга, күбрәк эшләргә туры килүен дә яшермиләр алар. Лисиннар кул кушырып утырырга күнекмәгән һәм моны көндәлек эшкә саныйлар. Әти-әниләре, әби-бабалары да шулай яшәгән, алар да хезмәт белән көн күрә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев