Уңайлы шартлар тудырыла
Федоровское авылында урнашкан картлар һәм инвалидлар интернат йортында ремонт эшләре төгәлләнде.
Биредә соңгы елларда төрле ремонт эшләре башкарып, монда яшәүчеләр өчен уңайлы шартлар тудыралар.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ремонт эшләрен башкарган «Вика» төзелеш фирмасы җитәкчесе Фәнис Хәйруллин, башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы буенча урынбасары Юлия Журавлева, картлар һәм инвалидлар интернат йорты директоры Альбина Гыйләҗева белән берлектә бинаны карап чыктылар.
«Вика» төзелеш фирмасы эшчеләре бинаны сайдинг белән тышлаганнан соң, керү өлешендәге янкорманың поликарбанатын алыштырдылар, мунча идәненә яңа такталар җәйделәр. Эшләрен югары сыйфатлы башкардылар, без аларга рәхмәтлебез, — диде Альбира Фиратовна.
Альберт Илгизәрович та бинаны карап чыкканнан соң, төзүчеләр эшенә югары бәя бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев