Үз эшләрен башлаучыларга дәүләт ярдәме турында
Район Советының актлар залында «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Диләрә Шувалова белән очрашу булды.
Анда башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, икътисад мәсъәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов, авыл җирлекләре башлыклары, эшмәкәрләр, үзмәшгульләр катнашты.
Диләрә Шувалова үз чыгышында кече хуҗалык формаларына дәүләт ярдәме чараларының үзенчәлекләре турында сөйләде. Үз эшләрен башлап җибәрергә теләүчеләргә эшне нәрсәдән башларга, бизнес планны ничек төзергә, дәүләт ярдәмен алу өчен кайда мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлатты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев