Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 26,5 мең тонна кар чыгарылган
Юлларны эшкәртү өчен 1,3 мең тонна бозлавыкка каршы материал: 476 тонна реагент һәм 908 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.
Юлларны җыештыру өчен 1178 берәмлек техника һәм 703 юл эшчесе җәлеп ителгән. Бу хакта Тышкы төзекләндерү комитеты хәбәр итте, дип тапшыра Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Урам-юл челтәрен чистарту эшләре дәвам итә. Бүген көндез шәһәр урамнарын чистартуга 65 берәмлек техника һәм 578 юл эшчесе җәлеп ителәчәк.
Кышкы сезон башыннан бирле ТР башкаласы урамнарыннан барлыгы 518,8 мең тонна кар чыгарылган, 41,8 мең тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев