Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре!

Аграр тармакның мөхтәрәм ветераннары!

Александр Иванов, «Август-Кайбыч» җәмгыятенең генераль директоры:

— Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре! Аграр тармакның мөхтәрәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмебез белән ихластан тәбрик итәм! Ел ахырына кадәр дәвам иткән гаять катлаулы, тырыш хезмәтне бәяләү бәйрәме бу. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәненең эше һәрвакыт өстенлекле, дәрәҗәле, абруйлы булды һәм шулай булып кала да. Терлекчелектә дә, игенчелектә дә ирешкән уңышларыбыз сөенечле. Фидакарьлек үрнәге күрсәтеп башкарган хезмәтебездә югары күрсәткечләргә ирешүебезне, билгеләнгән планнарыбызның тормышка ашуын, алдагы көнгә ныклы ышаныч белән каравыбызны теләп калам. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм имин тормыш телим.
Бәйрәмегез мөбарәк булсын, сау-сәламәт булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев