Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Хөрмәтле кайбычлылар!

-

Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның РФ Президентын сайлаулар уңаеннан халкыбызга мөрәҗәгате:

Хөрмәтле кайбычлылар! Россия Федерациясе Президентын сайлауларның актив узуы күпмилләтле районыбызда яшәүчеләрнең бердәмлеге турында сөйли. Сезнең барыгызга да актив гражданлык позициягез өчен тирән рәхмәтемне белдерәм. Кайбычта сайлау нәтиҗәләренең уңышлы булуы илебездә, республикада, районда алып барылган сәясәткә теләктәшлек белдерүнең матур нәтиҗәсе ул. Бездә дә илкүләм программалар уңышлы эшли. Шул нигездә авылларның социаль йөзе үзгәрә, тормыш шартлары яхшыра. Сайлаучыларның иң күп өлешенең хәзерге Президентыбыз Владимир Путин өчен тавыш бирүенең сәбәбе дә шунда: халык аңа ышана, матур эшләрнең тагын да дәвамлы булуын тели, илебездә тотрыклылык, тынычлык булуына омтыла.
Сайлау процессы катлаулы ул. Монда сайлау турындагы законнарны белеп эшләргә кирәк. Сайлаулар оешкан төстә узсын өчен аңа кадәр дә, сайлауның өч көнендә зур эш алып барган территориаль, участок сайлау комиссияләре әгъзаларына, волонтерларга, кураторларга, күзәтүчеләргә, оешмалар җитәкчеләренә тирән рәхмәтемне белдерәм. Рәхмәтнең иң зурысы, әлбәттә инде, сайлаучыларга! Рәхмәт сиңа, халкым! Киләчәктә дә матур эшләребез белән куәтле Россия үсешенә зур өлешебезне кертик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев