Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Хөрмәтле кайбычлылар!

Бөек Җиңү көне белән!

Фәнил Баһаветдинов, Татарстан Республикасының VI чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, «Цеолиты Поволжья» Сәүдә йорты" җәмгыятенең генераль директоры:

Хөрмәтле кайбычлылар! 9 Май — һәркайсыбыз өчен изге көн. Бу — фашист илбасарлары белән көрәштә Ватан азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган ата-бабаларыбызның бөек батырлыгын искә алу көне.Без сугышта һәлак булган, сугыштан кайтмаган, мәңгелеккә яу кырында калган сугышчыларның якты хәтере алдында баш иябез. Без бүген дә сафта булган тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез. Фронттан еракта сез оборона линиясен батырларча тоттыгыз, җиңүгә бөтен көч, сәламәтлек, яшьлегегезне биреп, илнең нык һәм ышанычлы тылын тәэмин иттегез. Сез безнең өчен җиңүчеләр буыны булып каласыз.Бөек Ватан сугышында совет халкы җиңүне Халыклар дуслыгы, бердәмлек һәм сүнмәс рух ихтыяр көче белән яулады, һәм бу батырлык буыннар йөрәгендә мәңге сакланачак!Сезнең алда баш иябез, тыл хезмәтчәннәре, толлар һәм сугыш чоры балалары! Барыгызга да тынычлык, игелек һәм бәхет телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев