Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Хөрмәтле спортчылар, тренерлар, спорт ветераннары, физкультура укытучылары, спорт учреждениеләре хезмәткәрләре һәм районыбызның спорт сөючеләре!

9 август — Физкультурачылар көне.

Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:

— Хөрмәтле спортчылар, тренерлар, спорт ветераннары, физкультура укытучылары, спорт учреждениеләре хезмәткәрләре һәм районыбызның спорт сөючеләре! Сезнең барыгызны да район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән ихлас күңелдән Физкультурачылар көне — сәламәт яшәү рәвеше алып баручы һәм спортны яратучы энергияле кешеләр бәйрәме белән котлыйм.
Спорт белән шөгыльләнү күп очракта ныклык, хезмәт сөючәнлек, ихтыяр һәм максатка ирешүдә чыдамлык һәм сабырлык тәрбияләүгә ярдәм итә. Мондый сыйфатлар бүгенге тормышта бик кирәк.
Спорт мәктәбе җитәкчелеге һәм тренерларының, белем бирү оешмаларының физкультура укытучыларының, түгәрәк һәм секцияләр җитәкчеләренең фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә район спортчылары республика, бөтенроссия ярышларында уңышлы чыгыш ясый, җанатарларны югары осталык һәм искиткеч нәтиҗәләр белән сөендерә.
Һөнәре физкультура һәм спорт белән бәйле булган һәркемгә чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Сезнең максатчанлыгыгыз, җавап­лылыгыгыз, мораль һәм физик ныклыгыгыз аркасында спортчыларыбыз уңышларга ирешә.
Сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, уңышлы стартлар һәм яңа спорт казанышлары телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев