Хуҗа Хәсән авылында яшәүчеләр сайлауда да катнашты, Май чабуны да бәйрәм итте
Керәшеннәрдә май чабу атнасы бара.
Россия Федерациясе Президентын сайлау көннәре дә бу бәйрәмгә туры килде.
Иртәдән үк клуб янында җыр, музыка яңгырап торды. Сәгать сигездә Россия һәм Татарстан гимннарын тыңлаганнан соң, сайлау участогы үз эшен башлап җибәрде.
Халык сайлап чыккач, кайнар чәй, тәмле коймак белән сыйланды. Светлана Бартязова җитәкчелегендәге «Инешкәй» фольклор ансамбле керәшен биюләре авылдашларыбызны куандырды. Җыр-биюләр, төрле уеннар тынып тормады.
Май чабу кышны озату белән бергә оештырыла. Төрле ярышлар — гер күтәрү, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату үткәрелде, җиңүчеләр бүләк алды. Безнең җирлектә электән бу бәйрәмдә авыл яшьләре бизәлгән җигүле атлар белән кадача чапканнар. Быел да бу йоланы дәвам итеп, бала -чага чанага утырып, җырлашып урам әйләнделәр. Атны авылдашыбыз Станислав Кузнецов бизәде. Аңа бүләк тә тапшырылды. Бәйрәмне төгәлләп, карачкы яндырып, кышны озатып, язны каршы алу йоласы башкарылды. Бәйрәм күңелле булды.
Ольга Боярина, Хуҗа Хәсән авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев