Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Хуҗа Хәсәндә халык җыены узды

Хуҗа Хәсән авыл җирлегендә халык җыены район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район прокуроры Алмаз Сөләйманов, башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Заһидуллина катнашында узды.

Авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева еллык эшчәнлекләре турындагы чыгышын хәзерге вакытта Украинада махсус операция зонасында хезмәт итүчеләрнең әниләре, томыш иптәшләренә рәхмәт сүзләре әйтүдән башлап җибәрде. Аларга бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Бүгенге көндә анда алты авылдашлары батырлык үрнәге күрсәтә.

Светлана Петровнаның отчет докладында эшчәнлекләренең барлык яклары да киң яктыртылды. Мәктәп директоры Надежда Макарова белем йортындагы уку-укыту процессы турында сөйләде. Район прокуроры Алмаз Сөләйманов укучыларның буш вакытларын ничек үткәрүләре белән даими кызыксынып торырга, аларның тыелган сайтларга керүенә юл куймау буенча максатчан эш алып барырга, контрольне көчәйтергә тәкъдим итте.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бу җирлекнең дә эшчәнлеген югары бәяләде, урыннан яңгыраган сорауларга җавап бирде. Бу хакта «Кайбыч таңнары» газетасыннан тулырак таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев