«Якын кешебезне соңгы юлга озатырга ярдәм иткән, кайгыбызны уртаклашкан һәркемгә рәхмәтебез чиксез»
Шушы көннәрдә безнең гаиләбезгә бик зур кайгы кичерергә туры килде.
Әниебез, дәү әниебез Гыйләҗева Фәһимә Галәтдин кызы безнең арадан мәңгелеккә китеп барды. Шушы кайгыны кичерергә, якын кешебезне соңгы юлга озатырга ярдәм иткән барлык тирә-күршеләргә, туганнарга, авылдашларыбызга, Иске Чәчкаб гомумбелем бирү мәктәбе коллективына чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Әниебезне соңгы юлына озатырга дип бөтен авыл халкы җыелды. Бер генә кеше дә битараф булып калмады. Барчагызга да зур рәхмәт! Сау-сәламәт булыгыз, исән чагында әти-әниләрегезне хөрмәт итеп, кадерләрен белеп яшәгез!
Гыйләҗевлар гаиләсе,
Иске Чәчкаб авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев