Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычта ЮХИДИ хезмәткәрләре ялган аракыга тап булды

Узган атнада Казаннан "Татмедиа"дан кайтканда үзебезнең балык күле янында постта торучы район ЮХИДИе хезмәткәрләре янына туктап, юллардагы хәлләр турында сораштык.

Чөнки "Кайбыч таңнары" газетасы журналистлары иминлек темасына зур игътибар бирә һәм шул максатта зур профилактик эш алып бара."Без юл хәрәкәте кагыйдәләре үтәлешен тикшерү белән беррәттән, машина багажнигы һәм кузовларны да тикшерәбез. Менә бүген шундый тикшерү вакытында Апас ягына кайтучы бер машинадан биш литрлы дүрт пластик шешәгә тап булдык. Андагы үтә күренмәле сыекчаның ялган аракы булуы да бик ихтимал. Шуңа да без аны, шаһитлар катнашында беркетмә төзеп, алып калдык һәм тикшерегә җибәртәбез",- диде ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Тимершин. " Ә без, үз чиратыбызда, ул шешәләрне ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән шәһәрендәге бүлегенә җибәрдек"- диде инспекциянең Кайбычтагы җитәкчесе Анна Гыйләҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ялган аракы булуы да ихтимал