Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

«Яшьләр, урта яшьтәгеләр генә түгел, өлкәннәр дә эчкән килеш машинага утырырга кыенсынмый», – ди Кайбычның ЮХИДИ инспекторлары

ЮХИДИ инспекторларының төп максаты –юл-транспорт хәрәкәте иминлеген саклау, юлда йөрү кагый­дәләрен үтәү буенча профилактик чаралар алып бару, спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утырган автомобиль йөртүчеләрне ачыклау.

Безнең Кайбыч районында да эчкән килеш руль артына утыручылар ай саен диярлек инспекторлар тозагына эләгә. Бу урында ЮХИДИ хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре белдерәсе килә. Әгәр дә алар салмыш хәлдәге машина йөртүчеләрне вакытында тоткарламаган булса, ахыры ни белән тәмамланган булыр иде икән? Чөнки андыйларның юлда йөрү кагыйдәләрен үтәмәүләре эчкән килеш техникага утыруларыннан ук күренә инде. Исереккә диңгез тубыктай дигәндәй, алар гадәттә, тизлекне бермә-бер арттыра, каршысына машина килсә дә, өлгерермен әле дип, каршы як полосага чыга. Әнә шундый күренешләр нәтиҗәсендә юл һәлакәтләре барлыкка килә, күпме кеше гарип кала, тән җәрәхәтләре ала, кеше гомерләре өзелә. Сәрхүш хәлдәге шоферларга карата закон таләпләре елдан-ел катгыйланса да, бу гына туктатмый шул аларны. Югыйсә, штрафлар зур булу сәбәпле, гаиләләренә күпме матди зыян килә, техникалары яраксызга әйләнә, таныклыкларын алу сәбәпле, хезмәтләре техникага бәйле ничә кеше эшсез кала. 
ЮХИДИ инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты Илфат Әхмәтов та кайбер машина йөртүчеләрнең ваемсызлыгына аптырый. 
– Юлларда эчкән килеш руль артына утыручыларның әледән-әле очрап торуы безне бик борчый. Иң кызганычы, алар үзләренең гаепле булуларын танырга җыенмый, акланып, кырык төрле сәбәп табарга тырыша. Әмма без мондый хәлләргә түзеп тора алмыйбыз, закон кушканча эш итәбез. Яшьләр, урта яшьтәгеләр генә түгел, өлкәннәр дә эчкән килеш машинага утырырга кыенсынмый, – диде ул. – Июнь башында безгә эләгүчеләр турында газетада язган идек инде. 27 июньдә Кошмандагы рейд вакытында “Дубрава” җәмгыятендә эшләүчене “ВАЗ-Нива” автомобилендә туктаттык. Эчкән икәнлеге кыяфәтеннән үк күренеп тора. Шул ук көнне Кайбыч-Надеж­дино юлының җиденче чакрымында “ВАЗ-2107” автомобилен туктаттык. Машина хуҗасы Ульянковода яшәүче дә салган булып чыкты. 30 июньдә Олы Кайбыч авылының Чишмәле урамында “ВАЗ-2115” автомобиле белән идарә иткән Мөрәле авылы кешесен туктаттык. Документларын тикшерә башлагач, аның транспорт чарасы белән идарә итүгә хокукы юклыгы ачыкланды, шуның өстенә эчкән дә. 
ЮХИДИ инспекторлары июль тыныч, закон бозуларсыз башланды дип уйласа да, кабат юлдагы сәрхүш шоферларга юлыга. 6 июль көнне Чүтидә мотоцикл белән идарә итүче дә яка астына төшереп алган була. Барлык очрак­ларны да Кайбыч җәмәгать суды карый. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев