Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Йөрәк яралары әле дә төзәлми

Хуҗа Хәсән авылында яшәүче яраткан кызыбыз Марина Владимировна Ипатьева моннан 20 ел элек, 17 яше дә тулмыйча, көтмәгәндә вафат булды. Вакыт үтү белән кайгылар кимеми, йөрәк яралары тирәнәя, хәсрәт җанны тагын да көйдерә, ачылана гына бара. Күтәреп булмаслык авыр кайгы өстебезгә ишелгән ул көннәрне без ничек үткәрдек икән?! Мөгаен, шәфкатьле,...

Хуҗа Хәсән авылында яшәүче яраткан кызыбыз Марина Владимировна Ипатьева моннан 20 ел элек, 17 яше дә тулмыйча, көтмәгәндә вафат булды. Вакыт үтү белән кайгылар кимеми, йөрәк яралары тирәнәя, хәсрәт җанны тагын да көйдерә, ачылана гына бара. Күтәреп булмаслык авыр кайгы өстебезгә ишелгән ул көннәрне без ничек үткәрдек икән?! Мөгаен, шәфкатьле, мәрхәмәтле кешеләр: туганнарыбыз, күршеләр, авылдашларның ярдәме зур булгандыр. Барысына да чиксез рәхмәтлебез! Үткән ел кызымның классташлары Александр Горшков, Сергей Кузнецов, Василий Макаров, Дмитрий Чернов, Алексей Ватрушкин, Андрей Боярин һәм Юрий Казаков бергә җыелышып аңа кабер ташы куйдылар. 23 февраль кызымның туган көне. Бу көн әле ир-егетләрнең дә бәйрәме. Шул уңайдан аларны ихластан бәйрәм белән котлап, олы рәхмәтемне җиткерәсем килә. Безне зурлаган өчен кызымның классташларын Ходай зурласын. Һәркайсына гаилә бәхете, исәнлек-саулык, тыныч тормыш теләп калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Йөрәк яралары әле дә төзәлми