Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

ЮХИДИ хезмәткәрләре кайбычлыларга караңгы вакытта яктылык кайтару элементы булган киемнән йөрергә тәкъдим итә

2015 ел нәтиҗәләре буенча, тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләр арасында тән җәрәхәтләре алучылар саны сизелерлек арткан. Ел дәвамында тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләрне таптатуның 650 очрагы теркәлгән, аның нәтиҗәсендә 115 кешенең гомере өзелгән һәм 564е яраланган. Шулай ук тәүлекнең караңгы вакытында торак пунктлардан читтә җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләре 17 процентка арткан, тән...

Бу элемент нәрсәне аңлата соң? Ул махсус материаллардан эшләнгән, яктылык нурын чыганагына кире кайтарырга сәләтле элемент. Кешеләрнең гомерен өзгән таптатуларның төп өлеше тәүлекнең караңгы вакытына туры килә. Шофер юлга чыккан җәяүлеләрне күреп өлгермәскә мөмкин. 2015 ел нәтиҗәләреннән күренгәнчә, былтыр шул сәбәп­ле 115 кешенең гомере өзелгән. Яктылык кайтаручы элементлар караңгы юлда җәяүлене күрүне арттыра һәм алар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре куркынычын шактый киметә. Бу уңайдан Беларусь Республикасы тәҗрибәсен уңай мисал итеп китерергә мөмкин. Анда 2006 елдан бирле шундый элементлар тарату һәм куллану юл-транспорт һәлакәтләрендә җәяүлеләрнең үлемен 2,5 тапкырга киметкән.
Тикшерүләр күрсәткәнчә, якынга яктыртучы фаралар белән шофер юлдагы җәяүлене 25-50 метрдан күрергә сәләтле. Әгәр җәяүле яктылык кайтаручы элемент кулланса, бу ара 150-200 метрга кадәр арта. Автомобиль еракка яктыртучы фаралар белән барганда, яктылык кайтаручы элемент кулланган җәяүлене күрү сәләте 100дән 350 метрга кадәр арта. Бу шоферга карар кабул итү өчен 15-25 секунд вакыт бирә. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 елның 14 октябрендә кабул ителгән 1197 карары нигезендә 2015 елның 1 июленнән Юл йөрү кагый­дәләренә кертелгән үзгәрешләр үз көченә керде. 2015 елның 1 июлендә редакцияләнгән кагыйдәләр буенча, тәүлекнең караңгы вакытында яисә күз күреме начар булганда, юл аркылы чыккан, юл читеннән барган җәяүлеләргә үзләрендә яктылыкны кайтаручы элементлы әйбер булдыру тәкъдим ителә.
Соры һәм ачык соры төстәге текстиль яктылык кайтаручы ленталар, ак, лимон төсендәге пластмассадан эшләнгән яктылыкны кайтаручы элементлар куллану кулайрак.
Яктылыкны кайтаручы элементлар шоферга төрле юнәлешләрдән күренергә тиеш. Аларның мәйданы зуррак булган саен яхшырак. Халыкара стандартлардан чыгып, элементлар 15тән 50гә кадәр квадрат сантиметр, калынлыгы 1 сантиметр булырга тиеш. Өслеге 25 квадрат сантиметр булган, салына торган яктылыкны кайтаручы элемент кулланырга тәкъдим ителә. Белгечләр раславынча, аларны күк­рәккә, итәк-чалбарга беркетү кулай, ләкин кайберәүләр еш кына беләккә, портфельләренә, сумкаларына беркетәләр.
Киемнәрендә яктылык кайтаручы элементлар булганда да, җәяүлеләр юлда йөрү кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә тиеш­ләр. Аларны куллану җәяүлеләрнең һәлак булу куркынычын 65 процентка киметә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ хезмәткәрләре кайбычлыларга караңгы вакытта яктылык кайтару элементы булган киемнән йөрергә тә...