Юл инспекторларын “эшсез калдырыйк” әле!
Руль артына шофер таныклыгы булмыйча яки аракы эчеп утыручылар өчен закон тагы кырысланды. Юл һәлакәтенә эләгеп күпме гомерләр өзелә, балалар әти-әнисез, сөйгәннәр ярсыз, аналар баласыз кала. Акылга килүчеләр генә сирәк. Бу безнең район проблемасы гына да түгел, хәтта, бөтен ил проблемасы.
Закон актларына кергән үзгәрешләр турында аңлатмалар бирүне сорап, без Кайбыч ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Фирдүс ТИМЕРШИНГА мөрәҗәгать иттек.
- Әйдәгез беренче эш итеп, ситуацияне тулырак күз алдына китерер өчен, бу ярты ел эчендә Кайбыч районында теркәлгән юл һәлакәтләре турында сөйләп узыгыз әле.
- Бу ярты еллыкта безнең районда биш юл-транспорт һәлакәте булды, бер кеше вафат булды, бишесе яраланды. Узган ел белән чагыштырганда, быел җәяүлеләр белән бәйле юл һәлакәтләре артты. Биш һәлакәтнең өчесе - җәяүлеләр белән бәйле. Шуларның икесе шоферлар гаебе белән килеп чыкты, берсендә җәяүле үзе гаепле икәнлекне ачыкладык. Узган ел барлык кагыйдә бозу очраклары 859 булса, быел - 1168 очрак. Узган ел исерек килеш руль артына утырган 13 кешене тотсак, быел алар - 18. Былтыр шофер таныклыгы булмаган 5 кеше эләксә, быел 10 кеше исәптә. Тизлек арттырып тотылучылар былтыр бу вакытка 274 булса, быел - 429. Җәяүлеләргә юл бирмәүчеләр былтыр - 6, быел - 24, машинага бала креслосы урнаштырмаучылар яки баланы креслога утыртмаган килеш эләгүчеләр саны былтыр елы буена да 12 генә булган иде, быел ярты елга - 24 кешегә беркетмә төзедек. Дөрес урында юл чыкмаган өчен тугыз җәяүлегә җәза бирелде. Күрсәткечләрнең быел артык булуы безне бик борчый. Һәр кагыйдә бозу очрагы кеше гомере белән бәйле бит, шоферлар шул турыда онытмасын иде. Быел штрафларын түләмичә йөрүчеләр саны да күпкә артты. Июль аенда ике кеше исерек килеш эләкте. Бер кеше тән җәрәхәте алган бер юл-транспорт һәлакәте булды, матди яктан зыян килгән ике һәлакәт теркәлде.
- Наркотик, психотроп матдәләр кулланып руль артына утыручыларны тоткарлау очраклары бармы?
- Андый очраклар теркәлмәгән.
- Руль артында утырган хатын-кызлар да арта бара Кайбычта. Аларның «тәртибе» ничек?
- Ел ярым элек спиртлы эчемлек кулланып руль артына утырганы өчен бер хатын-кызны туктаткан идек. Якынча алганда, юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга тутырган егерме беркетмәнең берсе хатын-кызларга туры килә.
- Юл хәрәкәтенә кагылышлы законга үзгәрешләр кертүне, әлбәттә, халык шатланып кабул итмәде. Ни өчен бу кадәр зур штрафлар түләргә кирәк булачагын аңлап бетермәүчеләр дә бар. 1 июльдән кертелгән яңалыкларга аңлатма биреп узыгыз әле.
- 1 июльдән Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 264 нче маддәсенә үзгәрешләр кертелде. Спиртлы эчемлек кулланып транспорт чарасында идарә иткәне яки медицина тикшерүе узудан баш тартканы өчен инде бер мәртәбә админстратив җаваплылыкка тартылганы, шулай ук, 264 нче маддәнең икенче, дүртенче һәм алтынчы өлешләре яки Кодексның 264 нче маддәсе нигезендә хөкем ителгәне булган кеше кабат исерек хәлендә автомобиль, трамвай яки башка механик транспорт чарасын идарә итеп тотылса, 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр штрафка тартылачак. Моннан тыш, мәҗбүри хезмәт, аерым вазыйфаларны башкару хокукын чикләү, ике елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзалары да кулланылырга мөмкин.
- Бу үзгәрешләргә карата сез нинди фикердә?
- Законнар бик кырыс, килешәм. Икенче яктан, эчкән килеш руль артына утыручылар да бик күп. Җомга-шимбә көннәрендә рейдлар ясыйбыз, шунда бик күп кеше эләгә. Хәзер тизлек арттырганны күрсәтә торган төрле приборлар бар. Шул ук вакытта, интернетта дөрес булмаган информация дә бик күп, шуларны укып, туктаткач безнең белән бәхәсләшүче шоферлар шактый. Хәзерге вакытта «Мәк» операциясе бара. Бу операция кысаларында районга спирт алып кайтучыларны тоттык. Болар барысы да бер-берсенә бәйле фактлар. Профилактика чаралары да күп уздырабыз. Балалар лагерьларында юл хәрәкәте буенча чаралар үткәрәбез. Авария еш була торган урыннарга юл билгеләре, киртәләр урнаштырабыз.
Дөресен әйтергә кирәк, законнар кырыслануын беркем дә шатланып кабул итми. Бу законнарда каралган шактый зур штрафлар турында ишеткәч тә, тагы гади халык кесәсенә суга инде, дип ачу белдерүчеләр дә бардыр. Законнарны ник кырысландыралар соң, кемгә кирәк бу? Җавап бирәм: безгә кирәк! Юл һәлакәтләрен мөмкин кадәр киметү, тәртип бозмаска кирәклеген ничек тә булса кеше аңына барып җитсен өчен кулланыла андый адымнар. Бер тапкыр кагыйдә бозганнан, аракы эчеп кунактан кайтканнан бернәрсә дә булмас кебек тоела безгә. Тик мондый хәлләрнең нәтиҗәсе - үлем, гариплек, юл кырыйларында тезелеп киткән каберлекләр...
Әйдәгез, барыбыз да, аракы эчмичә, тизлекне арттырмыйча, кагыйдә бозмыйча гына йөреп, юл инспекторларын «эшсез калдырыйк» әле!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев