Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм хәят

Алдана күрмәгез!

Халыкны теләсә нинди юл белән алдап баерга тырышучы шарлатаннар тозагына эләгүчеләр еш очрый.

Бер-ике атна элек Корноухово һәм Кошман авылларында халыкка биш мең сумга якын бәягә массажер сатып йөрүчеләр килгән. Алар, үзләрен өлкән яшьтәгеләрне кайгыртучы оешма вәкилләре итеп танытып, урамда җыелышлар да үткәргән. Пенсионерларга гына зур ташламалар ясыйбыз дип, пенсия кенә­гәләрен күрсәтүләрен сораганнар, андагы мәгълүматларны язып алганнар. Сезнең авыл ветераннарына биш кенә массажер тиеш, күбрәк сатсак, башка авыл кешеләренә калмый дип, ышаныч яуларга тырышканнар. Кызганыч, сатып алучылар да булган. Аптекада алар күпкә түбән бәядән сатыла. Сатучыларның сезнең авылларга да килеп чыгуы ихтимал. Алдана күрмәгез, бу хакта тиешле органнарга хәбәр итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев