Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч Сабан туена рәхим итегез!

Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, кайбычлылар, районыбыз кунаклары!

Бу атнаның шимбәсендә район үзәгендә, якшәмбе көнне авылларда милли бәйрәмебез Сабантуй гөрләячәк. 12 июньдә — илебез тарихында күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген чагылдыручы Россия көне дә. Әлеге бәйрәмнәр уңаеннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте: 

Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, кайбычлылар, районыбыз кунаклары! Сабантуй безнең барыбыз өчен дә көтеп алынган һәм яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Ул хезмәт, тынычлык, яхшылык идеалларын үз эченә ала һәм туган телгә, тарихка, мәдәнияткә һәм ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияли. Сабантуй мәйданы дуслар өчен очрашу урыны булып тора, үзенә бәйрәм атмосферасы, спорт көрәше һәм халык уеннары рухы өсти. Игенчеләр бәйрәмендә без киләчәк уңышка нигез салган авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтлибез. Безнең механизаторлар язгы кыр эшләрен оптималь срокларда башкарып чыкты. Барлык авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә, ветераннарыбызга, эшмәкәрләргә, оешмаларга, авыл җирлекләренә һәм бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерәм.
Без — илебезнең бербөтен, күпмилләтле халкы. Россия көне милли горурлыгыбызны һәм туган илебезгә мәхәббәт хисләрен арттырсын. Киләчәктә дә күмәк йортыбызда дуслык һәм иминлек булсын. Барлык кешеләрне берләштереп, аларның рухи тормышында гаять зур роль тоткан, һәр кеше өчен газиз һәм кадерле булган шушы бәйрәмнәр күңелләрегезне җылытып, өйләрегезгә бәхет, тынычлык, уңышлар гына китерсен.
Сезне чын күңелдән бәйрәмнәр белән котлыйм һәм барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет һәм тотрыклылык, иминлек һәм яңа хезмәт уңышлары телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев