Казанда яшен сугудан төзелеп килүче йортта янгын чыккан
Казанның Совет районында Сафлык урамында төзелеп килүче 24 нче йортта янгын чыккан.
«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, яшен сугудан йортның түбәсе янган.
Янгынның мәйданы 150 кв. метр тәшкил итә. Янгын 20.00 сәгатьтә сүндерелгән.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев