Казанда узган ял көннәрендә исерек хәлдә машина белән идарә иткән 22 кеше тоткарланган
5 июньнән 7 июньгә кадәр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен барлыгы 2600 юл хәрәкәте катнашучысы җаваплылыкка тартылган, дип хәбәр итә Казан Дәүләт автоинспекциясе.
Ведомствода билгеләп үтүләренчә, исерек хәлдә машина йөрткән өчен штраф күләме 30 мең сумнан 45 мең сумга кадәр арткан.
Дәүләт автоинспекциясе исерек хәлдә руль артына утырмаска, такси хезмәтеннән файдаланырга чакыра.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев