Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Татарстаннан махсус операция ветераны инженерлык челтәрләре төзүче фирма ачкан

«Батырлар. Татарстан Геройлары» программасы финалисты Кирилл Дмитриев, Рөстәм Миңнехановның Татарстан эшмәкәрләре белән очрашуында үз продукциясен тәкъдим итте.

Махсус хәрби операция ветераны коммуникацияләр үткәрү һәм инженерлык челтәрләре төзү белән шөгыльләнүче фирма оештырган.

Махсус хәрби операциягә киткәнче, Кирилл Дмитриев коткару хезмәтендә эшләгән, ә демобилизациядән соң кадрлар программасында катнашырга карар кылган. Хәзер ул бизнес белән шөгыльләнә.

«Ярдәмнең бик күп төрле чаралары бар — бу социаль контрактлар да, ташламалы кредитлау да, лизинглар да. Бу үз эшеңне башлау һәм тыныч тормышка кайту өчен бик яхшы старт», — дип ассызыклады Дмитриев.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев