Хөрмәтле Кайбыч районы халкы!
-
Фәнил Баһаветдинов, ТРның VI чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, «Цеолиты Поволжья» Сәүдә йорты" җәмгыятенең генераль директоры:
Хөрмәтле Кайбыч районы халкы! Сезнең барыгызны да Сабантуй бәйрәме уңаеннан кайнар котлыйм. Борынгыдан язгы сабан һәм муллык бәйрәме буларак барлыкка килгән Сабантуйны ел саен шатланып көтеп алабыз. Кайбычлыларның ачык йөзе, дустанә мөнәсәбәте олысын-кечесен, яшен-картын, төрле милләт һәм дин вәкилләрен, кунакларны бер мәйданга җыя. Сабантуй безне милли тамырларыбызга һәм традицияләребезгә алып кайта, бер үк вакытта алдагы көннәргә ышаныч бирә, киләчәгебез якты буласына өмет өсти. Бу бәйрәм үзенең кабатланмас төсмерләрен саклап килә, күркәм традицияләребез һәм рухи кыйммәтләребез белән якыннан танышу мөмкинлеге дә бирә.
Ихлас күңелдән сезгә һәм якыннарыгызга исәнлек-саулык, бәхет һәм иминлек телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев