Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч сырхауханәсендә тәмле ашаталармы?

Өйдәгеләр, туган-тумача, дусларыбыз авырып сырхауханәгә эләксә, хәлен белергә барганда сумкасы белән ризык та алып барабыз. Өйдә пешкән шулпа, пилмән, камыр ризыклары, сок, яшелчә, җиләк-җимеш, дисеңме, ит, казылык, сыр - барысы да бар. Кыскасы, иң затлы ризыклар. Авыру тизрәк савыксын, көч җыйсын дип тырышабыз. Әмма шулкадәр ризык ташу кирәкме икән соң?...

Төшке аш вакытына туры китереп барганга күрә, хирургия бүлегендә ятучы авыруларның барысы да диярлек аш бүлмәсендә иде.

Тәликәләрен бушаткач, берничәсе белән әңгәмә дә корып алдым.
- Мин сырхауханәләрдә еш ятам. Үзегез күреп торасыз, култык таягында гына йөрим, бер аягым төптән киселгән. Авылдан килеп йөрер кешем юк, ялгызым гына яшим. Монда бик тәмле ашаталар, тамагым туя, дәвалау да әйбәт, - диде Ульянководан килгән Иван Калашников.


- Менә бит тәлинкәне тутырып ук аш салганнар, моны ничек ашап бетерим инде, - ди сүзгә кушылды Сосновкадан килгән Елена әби Демьянова.- Бу ризыкка сүз әйтсәң, Ходай каргар. Без бер телем икмәккә интегеп үскән кешеләргә ипинең валчыгы да кадерле.


- Мин Мәлкидән килгән Георгий бабаң Долгов булам. Карчыгым белән генә яшибез, аны паралич сукты.Ул минем хәлне белергә килә алмый инде. Шәһәрдәге балаларым һәр шимбә кайта, сумка- сумка ашарга алып килә, ышанмасаң тумбочкамны кереп кара, минем аларны ашагыным да юк, монда биргәннәре дә бик җитә.

Врач Гөлнара Сафиуллина шулай ризык ташулары белән килешеп бетми:
-Хәзер күп авырулар күп ашау, аз хәрәкәтләнүдән килеп чыга. Минемчә, бездә авырулар өчен тулы кыйммәтле ризык әзерләнә. Тумбочкада җыелып яткан ризыкларның бозылып, авыруның агулануына да китерергә мөмкин. Шуңа да дәвалану курсы алганда, ашауны бераз чикләргә тәкъдим итәр идем.
Аш бүлмәсенә евроремонт үткәрелгән, анда көне буена кайнап утыручы термо чәйнек тә бар, краннан кайнар су килә.

Сырхауханәнең азык әзерләү цехы эшчәнлеге турында тулырак газетабызның алдагы санында укый алырсыз


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч сырхауханәсендә тәмле ашаталармы?

2
X