Шәүкәт абый – балачак иленнән...
Аның балалар өчен шигырьләре үткен телле, нечкә юмор белән сугарылган, кызыклы һәм мавыктыргыч итеп, изге күңеллелек һәм якты елмаю белән, нәни укучыларының психологиясен тирәнтен аңлап иҗат ителгән. Лирик шигырьләре исә укучы күңеленең иң тирән почмакларына үтеп кереп, кабатланмас хисләр уята. Бу сүзләрем танылган татар шагыйре, балалар язучысы, Г.Тукай исемендәге Татарстан...
Абый дип әйтми мөмкин түгел, чөнки ул - балаларның якын дусты, үзе дә балачак иленнән. Гүя якты дөньядан китсә дә, Шәвәлиләр, Камыршаларның әкияти дөньясыннан нәни дусларына елмаеп, күз кысып, кулын изи сыман...
Шәүкәт абый үзебезнеке, тау ягыныкы, Кайбычныкы. Бездә еш кунак булырга яратуы да шуңа иде, мөгаен. Шагыйрьнең туган көне уңаеннан Кайбыч мәдәният йортында узган шигырь бәйрәмендә һай җитмәде ул быел! Мондый искә алу кичәсен уздыру район башлыгы Җәүдәт Гаффаров тәкъдиме булды, ел саен аның туган көнендә якташыбызның иҗатын барлап, хатирәләрне яңартып, шагыйрьнең гаҗәеп бай иҗаты аша рухи кыйммәтләрне балалар күңеленә җиткерү теләге белән чыккан иде Җәүдәт Рәшитович. Шәүкәт Галиев укуларында район мәктәпләреннән балалар бакчасына йөрүче нәниләр һәм мәктәп укучылары чыгышлар ясады. Олы Кайбыч укучылары Нияз Гарәфетдинов, Рәмис Газизуллин һәм Ислам Юнысов "Камырша" шигырен сәхнәләштереп тә күрсәттеләр. Зур Подберезье укучылары җыр әзерләп килгәннәр. Бәрлебашы укучылары Фирүзә Мусина, Адилә Гыйбадуллина һәм Мөрәле кызы Алия Садриева шагыйрьгә багышлап үзләре иҗат иткән шигырьләрне укыдылар. Гомумән, балаларның Галиев укуларына бик теләп, яратып әзерләнүләре күренеп тора.
Рәсемдэ: Мөрәленең "Ромашка" балалар бакчасына йөрүче 5 яшьлек Миләүшә Гобәева һәм 2 класста укучы Адилә Шәрәфиева Шәүкәт абый шигырьләрен бик яратып укыйлар. Миләүшә "Пәрәмәч" шигырен оста сөйләп, залдагы барлык тамашачы күңелен яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев