Гаиләдә бала туу, аның тәпи китеп, үз тирәсендәге дөньяны танып белергә өйрәнүе - зур шатлык.
Акыл үсеше белән беррәттән, балаларның сөйләм теле дөрес формалашу да мөһим. Чөнки телдәге кимчелекләр бала өчен күп кыенлыклар тудыра, аның акыл үсешен тоткарлый, ул үз фикерен ачык һәм аңлаешлы итеп башкаларга җиткерә алмый. Мәктәп яшендә исә кыенлыклар арта гына: укырга һәм язарга өйрәнү авырлык белән бирелә, бала программа материалын яшьтәшләре белән бергә үзләштерә алмый. Дуслары арасында үзен ким итеп тоя башлый. Шуңа да баланы дөрес итеп сөйләшергә, авазларны кимчелексез әйтергә өйрәтү, аның сүзлек байлыгын үстерү, сөйләмдә булган җитешсезлекләрне вакытында төзәтү мөһим. Олы Кайбыч мәктәбенең югары квалификацияле укытучы-логопеды, тәҗрибәле белгеч Нурия Сафина белән әнгәмәбез әнә шул хакта.
- Нурия Салиховна, балаларның сөйләм телендә нинди кимчелекләр ешрак күзәтелә һәм аларың сәбәпләре нидә?
- Сөйләм телендәге кимчелекләр күп төрле: авазларны бозып әйтү, сүз байлыгының ярлы булуы, сөйләмдә телнең грамматик чараларын, законнарын дөрес куллана белмәү, бәйләнешле сөйләмнең тоткарлануы яки үсмәве, уку һәм язу күнекмәләренең формалашмавы һәм башкалар. Әлеге кимчелекләрнең сәбәпләре күп төрле: экологиянең бозылуы, медицинаның үсеше, бала ана карынында ук алган һәм туганда булган травмалар, бер яшькә кадәр еш авыру очраклары, нәселдән килүче авырулар, социаль-көнкүреш шартларының начар булуы, икетеллелек, ягъни олыларның төрле телләрне кушып, бозып сөйләшү нәтиҗәсендә балада туган телнең дөрес формалашмавы. Сөйләм телендәге кимчелекләр үзеннән-үзе юкка чыкмый, аларны киметү яки бетерү өчен махсус белгечләрнең - укытучы-логопедларның ярдәме кирәк.
- Логопед белән ничә яшьтә шөгыльләнә башларга кирәк?
- Мөмкин кадәр иртәрәк! Бала сөйләмендәге кимчелекләр үзлегеннән бетми, авазлар әйтелешендәге ялгышлар һаман ныгый бара, яшь арткан саен аларны төзәтү кыенлаша. Моннан 20 еллар элек балага биш яшь булгач кына махсус белгечләр белән шөгыльләнергә киңәш бирелә иде. Чөнки биш яшьтә балада бөтен авазлар формалашкан була, ул җөмләләр төзеп, бәйләнешле итеп сөйләргә өйрәнә, фикерен үзе формалаштыра ала. Бүген белгечләр арасында башка караш өстенлек итә: әгәр баланың сөйләмендә нинди дә булса кимчелек сизәсез, аны берничек тә үзгәртеп булмый икән, аны 2-3 яшьтә дә логопедка алып барырга мөмкин һәм кирәк тә. Бу вакытта бала дөрес булмаган авазларга күнегеп өлгермәгән була, сөйләм органнары коррекциягә тиз бирелә, шуңа да авазларны төзәтү тизрәк һәм җиңелрәк бирелә.
- Сөйләм телендәге кимчелекләрне логопед кына бетерә аламы, әллә балалары белән шөгыльләнеп, моны ата-аналар да хәл итәргә мөмкинме?
- Әйтергә кирәк, кайбер гади аваз кимчелекләре логопедка мөрәҗәгать итмичә дә төзәлергә мөмкин, сүз байлыгын арттыру, сөйләмне баету өчен шулай ук бөтен кешегә дә белгеч кирәкми. Моның өчен бала дөньяга аваз салган көннән үк аның белән дөрес итеп туган телендә сөйләшергә кирәк. 2-3 айлык вакытта ул үзенчә аралаша башлый, 5-6 айда зурларның сөйләшүенә "җавап бирә", сүзләргә, тавыш тембрына һәм интонациягә игътибар итә. Балага 1 яшь тирәсендә беренче аңлаешлы сүзләр барлыкка килә. 2-3 яшьтә ул инде җөмләләр төзеп сөйләшә. Бу вакытта ул кайбер авазларны дөрес әйтмәскә дә мөмкин. Әгәр сөйләм үсеше тиешенчә барса, бала 5 яшьләрендә ана телендәге авазларны тулысынча үзләштереп бетерә.
- Сулагайлык баланың сөйләм үсешенә йогынты ясарга мөмкинме?
- Соңгы елларда сул кул белән эшләүче балалар саны күбәя бара. Әти-әниләр күп вакыт аларны уң кулга күчерергә тырышалар. Бу хәл баланың баш мие эшчәнлегенә зыян салырга мөмкин. Сулагай балаларда авазларны аера алу сәләте (фонематический слух) һәм артикуляция соңрак формалаша.
Шуңа күрә аларга сүзләрне аеру, грамматика законнарын аңлау бик кыен. Ә сүзтезмәләрне яки тоташ җөмләләрне җиңелрәк истә калдыралар. Моны истә тотарга кирәк.
- Тотлыгу курку сәбәпле килеп чыга диләр, сез моның белән килешәсезме?
- Күпләр тотлыгу курку яки гаиләдә ата белән ана арасында чыккан зур конфликт, ягъни психик травма нәтиҗәсендә барлыкка килә дип уйлый. Бөтен балалар да куркырга мөмкин, ләкин барысы да тотлыга башламый. Димәк, эш куркуда гына түгел.
Моның сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Беренче чиратта - нерв системасының зәгыйфь булуы. Бу нигездә йогышлы авырулар кичерү сәбәпле килеп чыга. Тотлыгу бала туганда алган травмалар нәтиҗәсендә килеп чыккан нерв системасы авырулар, нәселдәнлек йогынтысында да барлыкка килергә мөмкин. Кайчагында, йөклелек чорының начар үтүе сәбәпле, балаларның туганда ук нерв системасы какшаган була.
Шулай ук психологик сәбәпләр дә булырга мөмкин. Әти-әниләрнең бала күз алдында әрләшүе, аңа карата кырыс мөнәсәбәт, баланың психикасын яралый һәм сөйләмнең бозылуына китерә. Сүз уңаеннан, сөйләм үсешенең тоткарлануын гына түгел, артык зур үсешен дә булдырмаска киңәш ителә. Бала олыларча сөйләргә тырышып, үзенең фикерен әйтеп бетерергә омтыла, ялгыша, хәрефләрне буташтыра һәм тотлыга башлый.
- Баланың тел кереше кыска булып, еш кына табиблар аны кистерергә тәкъдим итә. Моны эшләү кирәкме, әллә кыска тел кереше белән дә бала дөрес итеп сөйләшергә өйрәнә аламы?
- Тел кереше сигез миллиметрдан кыскарак булмый, ул якынча телнең тамыры һәм очы уртасында урнаша. Кыска тел кереше ике төрле проблема китереп чыгарырга мөмкин. Беренчесе - яңа туган баланы ашату белән бәйле (кыска тел кереше имүне кыенлаштыра). Гадәттә бу очракта проблема иртә, ягъни өч айга кадәр ачыклана һәм педиатр тел керешен кисәргә тәкъдим итә. Икенче проблема сөйләм белән бәйле. Тел кереше кыска булганда, билгеле бер авазларны әйтү белән кыенлыклар туа.
Күпчелек табиблар, тел кереше баланың сөтне имү сәләтенә һәм авазларны әйтүенә тискәре йогынты ясаса, аны кистерү яклы. Киресенчә булганда, операция кирәкми.
Шуны әйтәсе килә, махсус күнегүләр һәм массаж ярдәмендә логопед тел керешен озынайта ала. Минем тәҗрибәмдә әлеге проблема буенча әти-әниләргә хирургка мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителгән бер генә очрак булды. Калганнарын табибтан башка гына да хәл итеп булды. Шуны искәртәсе килә, беренчедән, моның артында зур хезмәт тора һәм ул баланың яшенә бәйле (белгечкә мөмкин кадәр иртәрәк мөрәҗәгать иткән саен, тел керешен озынайту да җиңелрәк).
- Сөйләм теле дөрес формалашсын һәм матур булсын өчен әти-әниләргә нинди киңәш-тәкъдимнәрегез бар?
- Беренче чиратта шуны истән чыгармаска кирәк: бала үз туган телендә саф, матур итеп бары тик яхшы ишеткәндә, авазларны дөрес ишетеп аерганда гына сөйләшә ала. Шуңа күрә аның ишетү сәләтен, сөйләм авазларын дөрес ишетеп аеру күнекмәләрен үстерергә кирәк. Гади генә уеннар моңа ярдәм итә. Мәсәлән, ширма артында балага күрсәтмичә аңа таныш булган уенчык яки уен коралының тавышын чыгарасыз. Ул аны игътибар белән тыңлый һәм нинди тавыш ишеткәнен әйтә. Шулай ук тирә-юньдәге тавышларны тыңларга тәкъдим ителә (бүлмәдә, урамда, табигатьтә һ.б.). Яки балага таныш булган әкият геройлары тавышы белән сүзләр әйтәсез. Нәрсә тавышы икәнен әйтүен сорыйсыз. Җавапны шул герой рәсемен табып әйтергә дә була.
Файдасы инде бик күптән исбатланган артикуляцион гимнастика да аваз кимчелекләрен төзәтүгә бик зур ярдәм итә. Хәзер интернет челтәрендә дә, махсус әдәбият битләрендә дә бу турыда мәгълүмат күп. Төрле сөйләм органнары (тел, иреннәр, яңаклар һ.б.) өчен махсус күнегүләр уздыру бик файдалы. Бу күнегүләр көзге алдында төгәл итеп башкарылырга тиеш, күңелле музыка астында булса, бигрәк тә яхшы. Күнегүләрне көн саен билгеле бер вакытта уздыру отышлы.
Балаларның баш миен, психикасын өйрәнүче галимнәр әйтүенчә, кул бармаклары хәрәкәтләре белән сөйләм үсеше турыдан-туры бәйле. Әгәр бармак хәрәкәтләре үсеше баланың яшенә туры килсә, сөйләм үсеше дә нормада була һәм, киресенчә, бармак хәрәкәтләре үсеше артка калса, сөйләм үсеше дә тоткарлана. Балага 6-10 ай чагында ук кул чуклары өчен актив күнегүләр уздырыла. Алар күпчелек кешегә таныш. Шул күнегүләргә кушылып тизәйткечләр яки такмаклар да әйтелә ("Атка печән кем сала?, "Баш бармак - бау ишә", "Бу бармак бал ашаган" һ. б.).
Нет комментариев