Евгений Тутаев исемендәге Федоровское урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры, Кайбыч районындагы рус милли-мәдәни җәмгыять җитәкчесе Михаил Серяков Татарстан халыклары съездына делегат итеп сайланды. Җитәкчелек, җәмгыять һәм һөнәри эшчәнлегендә зур уңышларга ирешкән энергияле, җаваплылык хисенә ия лидер 36 ел гомерен туган мәктәбенә багышлаган. Михаил Александрович "Халык мәгарифе отличнигы" билгесе, ТР...
- Минем өчен олы бәхет - балаларның самими күзләрен күрү, хезмәттәшләремнең алдагы көнгә ышанычларын тою. Җир йөзендә әдәпсез, икейөзле кешеләр булмасын, балаларыбыз олы юлга игелек һәм матурлык тулы, яратырга һәм кеше хәленә керә белүчән күңел белән аяк бассыннар һәм чын шәхес булсыннар. Бу - минем изге теләгем. Федоровское мәктәбе коллективы "Без икенче дә булырга мөмкин, ләкин вакытлыча гына. Без, һичшиксез, җиңәргә тиеш!" девизы астында эшли. 2010 ел аеруча истәлекле булды: белем учагыбыз базалы мәктәп статусын алды. Унбер авылдан төрле милләт балалары: руслар, татарлар, чувашлар, казахлар, үзбәкләр, кыргызлар белем ала башлады. Алдыбызга шундый бурыч куйдык: барлык укучыларны һәм әти-әниләрен бер коллективка берләштерү, таныштыру, дуслаштыру. Төрле милләтләрнең бердәмлегендә "Дуслык чәчәге" фестиваленең роле зур. Бу фестиваль укытучылар, укучылар, ата-аналарда да хуплау тапты. 2010 елның 1 сентябрендә беренче фестивальне үткәрү турындагы приказны игълан иттек. Һәр класс берәр милләтне сайлап алды һәм әзерлек эшләрен башлап җибәрде. Эш барысына да: укучыларга да, әти-әниләренә дә, укытучыларга да, мәктәп администрациясенә дә җитәрлек иде. Шуннан бирле фестивалебез ел саен үткәрелеп килә һәм район газетасында яктыртыла. «…Безнең бердәм, тату мәктәп гаиләсендә татарлар, руслар, украиннар, чувашлар һәм кыргызлар яши. Барыбыз өчен дә Фёдоровское мәктәбе - туган йортыбыз кебек якын», «Ул кечкенә СССР кебек. Хәзер мондый ил юк инде, ләкин бер-беребезгә карата булган дуслык хисләре каныбызга сеңеп калган. Нинди милләттән булуың мөһим түгел, иң мөһиме - игелекле һәм башкаларга кирәкле кеше булу», - ди класс җитәкчеләре. Һәрбер халыкның мәдәнияте үзенчәлекле һәм аерым кыйммәткә ия. Төрлебез төрле илләрдә яшәсәк тә, безне берләштерүче уртак йорт ул - Җиребез. Дуслашу, аралашу һәм ярату өчен безгә берни дә киртә була алмый. Менә шуның өчен дә укучыларыбыз фестивальгә тырышып әзерләнде һәм жюри алдында үзләренең җырга, биюгә булган сәләтләрен күрсәтте. Укучылар бүген аларга гына түгел, барлык тамашачыларга да күпме елмаю, уен-көлке һәм шатлык өләште. Алар артистлардан бер дә калышмады, милли костюмнары да матур иде. Һәр катнашучы бәйрәмнән канәгать калды. Максатыбыз - төрле милләтләрнең мәдәни тамырларының бергә береккән булуын һәм бер-берсен тулыландырып, баетып торуын күрсәтү. Барлык халыклар да тынычлыкта һәм дуслыкта яшәргә тиеш. Максатыбыз тормышка ашты дип уйлыйм. Без барыбыз да әйләнә-тирә дөньяның шулкадәр төрле икәнлеген, хәтта бер-беребезгә охшамаганлыгыбызны, ләкин уртак якларыбызның күп булуын күрдек. Монысы да зур куаныч. Без "Дуслык чәчәге" фестивален үткәрүнең яңа формаларын эзләү юлында".
«Сез - яхшы директор», ди хезмәттәшләрем. Җиңел һәм кыска вакыт эчендә карарлар кабул итү, нинди генә очраклар булганда да тыныч булып калу мин җитәкләгән коллективта эшләүчеләргә үзләрен ышанычлы хис итәргә ярдәм итә. Кешеләр үзләренә нык терәк булучыларны югары бәяли, мондый җитәкче белән алар утка да, суга да керәчәк, мәктәп уңышка ирешсен өчен бар көчләрен куячак. Безнең мәктәптә теләгән очракта хәтта таулар да күчерерлек әнә шундый команда бар. Һәр кешенең үз язмышы диләр. Мин тормышымның беркайчан да күңелсез һәм соры булмаячагын яхшы беләм, чөнки кеше язмышын үзе яза. Уй-теләкләрне чынга ашырырга беркайчан да соң түгел.
Нет комментариев