Федоровское мәктәбенең “Блек-стрит” бию коллективы күлмәкләрне “Йолдызлык”ка дип махсус тектергән
Татарстанда «Йолдызлык» фестивале турында ишетмәгән бала юктыр ул. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге белән узучы әлеге фестиваль мәктәпләргә, балалар бакчаларына тулысы белән үтеп керде.
Кайбыч укучылары да ел саен көтеп ала "Йолдызлык"ны. Инде ундүртенче тапкыр уздырылучы әлеге эстрада сәнгате ачык республика телевизион яшьләр фестивалендә катнашучылар санының арта баруы шул хакта сөйли. Алай гына да түгел, анда ел саен яңа талантлар ачыклана. Колаңгыдагы күпфункцияле үзәктә узган зона турында Федоровское мәктәбендә оешкан "Блек-стрит" бию коллективы чыгышын жюри югары бәяләде һәм икенче сайлап алу турына уздырды. Иң элек, әлбәттә, кызларның кызыл җирлеккә ак түгәрәкләр төшерелгән күлмәкләре үзенә җәлеп итте. Сәхнә костюмы биюне тагын да баетып җибәрә кебек.
- Биючеләргә күлмәкләрне "Йолдызлык"ка дип махсус Казандагы бер ательеда тектердек, - диде җитәкчеләре Алсу Миңнуллина. - Мәктәп директоры Михаил Серяковка рәхмәт: спонсорын да тапты, ата-аналардан акча сорарга туры килмәде. Ә кызлар хореография белән теләп шөгыльләнә.
Шүширмә башлангыч мәктәбе укучыларының дулкынланулары аңлашыла: "Йолдызлык" та әле беренче тапкыр гына катнашулары бит. Беренче коймак төерле була, алар әлегә район турына уза алмадылар.
"Йолдызлык"ның район туры бүген Олы Кайбыч мәдәният йортында үтә, җиңүчеләр Буада чыгыш ясаячак. Ә анда иң-иңнәрне Казанга сайлап алачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев