Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ходай аңа матурлыкны мулдан биргән!

Мулдан биргән аңа Ходае­быз Матурлыгын эчке дөньяның. Кешелекнең асыл сыйфатларын, Халкыбызның серле җыр -моңын. Тирә-ягыбызда искиткеч, соклану хисе уята торган кешеләребез күп. Ә бу шигъри юлларымны Люция апа Габидуллинага багышладым. Дөрестән дә, гаҗәеп кеше ул. Гаделлек - аның төп сыйфаты: беркайчан да гаделсезлеккә юл куймас. Энергияле, һәрчак позитив, тырыш, максатчан....

Мулдан биргән аңа Ходае­быз
Матурлыгын эчке дөньяның.
Кешелекнең асыл сыйфатларын,
Халкыбызның серле җыр -моңын.
Тирә-ягыбызда искиткеч, соклану хисе уята торган кешеләребез күп. Ә бу шигъри юлларымны Люция апа Габидуллинага багышладым. Дөрестән дә, гаҗәеп кеше ул. Гаделлек - аның төп сыйфаты: беркайчан да гаделсезлеккә юл куймас. Энергияле, һәрчак позитив, тырыш, максатчан. Аңа хас бик күп матур сыйфатларны атап булыр иде. Һөнәр юлын пионервожатый буларак Олы Кайбыч мәктәбендә башлап җибәрә. Иске Чәчкаб авылында утыз елдан артык гомерен башлангыч сыйныф укучыларына белем бирүгә багышлый. Таләпчән дә, кырыс та, шул ук вакытта назлы да була белгән укытучы апа. Аның укучылары үзләренең матурлыкка омтылулары, тырышлыклары белән аерылып тора. Балалар үзләре дә аңа тартыла, ә инде мәктәбебезне тәмамлап, тормышта үз урыннарын тапкан чыгарылышлар сагынып искә ала. Укыту, тәрбияләү белән беррәттән, Люция апабыз «Салават күпере" балалар вокал ансамблен җитәкли. Аңа җырга, моңга талант Ходайның үзеннән бирелгән. Балаларны җыр-моң аша матурлыкка өнди. Зур тырышлыгы, максатчанлыгы нәтиҗәсендә ансамбле белән зур дәрәҗәләрдәге җиңүләр яулады. Вакытын да, көчен дә кызганмыйча, хезмәтенә тугры булып эшли.
Коллективыбызда ул иң өлкәне һәм шул ук вакытта иң яше дә. Шулай булмый ни:яшьләрдәге энергия, олылардагы акыл, тәҗрибә булмаса, хезмәтеңне яратып, "Салават күпере" ансамблен шулай җитәкләп буламы соң?
Люция апа килен булып төшкән йорт та мактау сүзләренә генә лаек. Авылыбызның үрнәк гаиләсе алар. Кайнанасы Әминә апа белән 30 ел тату гомер кичерәләр.
Минемчә, А.П.Чеховның: «Кешедә бар нәрсә дә матур булырга тиеш: йөзе дә, киеме дә, эчке дөньясы да, хәтта уйлаган фикерләре дә», - дигән сүзләр тулысынча Люция ханымга туры килә. Ул затлы, гүзәл ханым. Без аны хөрмәт итәбез, армый-талмый хезмәт итүенә сокланабыз, яратып аңа түбәндәге юлларны багышлыйбыз:
Һәрьяктан да уңган хатын-кызлар
Тормышларны һәрчак бизәп торган.
Җир йөзенә матур бизәк булып,
Бу җиһанга сез дә тугансыздыр.
Гүзәл дә сез, үзегез сөйкемле дә,
Һәрчак гадел, кыю йөрәкле.
Авырлыкка дучар булганнарга
Ашкынасыз ярдәм итәргә.
Нинди генә эшкә алынмагыз,
Хезмәт ямен, тәмен белеп сез,
Яхшы итеп башкарасыз
Яшь буынга үрнәк булып сез.
Яхшы килен, уңган хуҗабикә
Өч балага - газиз әни сез.
Илшат абыйга тугры хатын булып,
Тормыш юлыннан туры атлыйсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ходай аңа матурлыкны мулдан биргән!