"Кайбыч балык хуҗалыгы" җәмгыяте хезмәтчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен хезмәттәге уңышлар белән каршы алды. Әлеге оешманың генераль директоры Гомәр Җамалетдинов һөнәри осталыгы, балыкчылык тармагын үстерүгә һәм камилләштерүгә керткән зур өлеше өчен Балыкчылык буенча федераль агентлыкның Мактау кәгазе белән бүләкләнде. Ә баш балыкчы Лидия Чиркова, өлкән балыкчы Александр Бердников һәм баш бухгалтер...
Балыкчыларның һөнәри бәйрәмнәре һәр елны июльнең икенче якшәмбесендә үткәрелә. Шул уңайдан без балыкчылар белән очрашып кайттык. Җитәкчеләре Гомәр Җамалетдинов кабинетында узган сөйләшүдә балыкчылар үзләре дә катнашты. Иң элек әле яңа гына бирелгән хөкүмәт бүләкләре белән таныштырдылар, Россиядә балыкчылык тармагын үстерүгә керткән хезмәтләрен шулай югары бәяләүләренә горурлануларын да яшермәделәр. Лидия Чиркованың да, Александр Бердниковның да хезмәт кенәгәсендә бер генә язу икән: анысы да балык хуҗалыгына эшкә алынулары турында.
- Инде күптән пенсиягә чыксам да, яраткан эшемнән һаман китә алмыйм әле. Минем биредәге эш стажым төп-төгәл 47 ел! Ә Александр Петрович бездә 42 нче елын эшли. Икебез дә балыкны ашатуны, аларның яшәешен контрольдә тотабыз, технология таләпләре үтәлүен тәэмин итәбез, - ди Лидия Александровна.
Ә Гомәр Шакирович 16-22 июньдә "Казан" гаилә үзәге янында узган балык атналыгында катнашулары турында озаклап сөйләде. Мең литрлы казанда пешерелгән уха республиканың балык хуҗалыкларында үстерелгән балыктан әзерләнгән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары, Балыкчылык буенча федераль агентлык җитәкчесе Илья Шестаков та авыз иткән ул ухадан.
- Без уха фестиваленә бер тоннадан артыграк карп, сазан балыклары тәкъдим иттек. Аны бездән 15 ресторан сатып алды. Кыскасы, алар атна буе шул балык белән Казан халкын, шәһәр кунакларын сыйлады. Ә фестиваль көнне һәр аквариумга иллешәр данә ике яшьлек тере балыклар җибәрдек. Ул аквариумнар алдан әзерләп куелган иде, суын балыклар яшәгән үзебезнең күлдән алып бардык, суны ике тапкыр алыштырдык. Иң яхшы аквариум безнеке иде! Чөнки кайбер балык хуҗалыклары артезиан суы алып килгән, ул балыклар яшәгән табигый мохитне тиешенчә чагылдырмый. Ә безнең балыклар үзебезнең суда рәхәтләнеп сикерешә, кояшта тәңкәләре ялтырый. Балалар да, зурлар да аларны рәхәтләнеп күзәтте. Президентыбыз зур кунаклар белән безнең продукцияне дә карады, хәлләребезне сорашты, кулыбызны кысып, рәхмәтен әйтте.
Кайбычтагы сәүдә нокталарында да үзебезнең күлләрдә үстерелгән карп, сазан, чуртаннар сатылсын иде, дигән фикеремне җиткерәм генераль директорга. Чөнки ул тәмле, сыйфатлы, әллә кайлардан китерелгән балык гадәттә бозланып каткан була, бозы эрегәч, әллә никадәр суы чыга.
- Без балык сезонында Кайбыч базарына да киләбез, ярминкәләрдә дә катнашабыз, авыллар буйлап та йөрибез. Әле яңа гына күлдән тотылган ике йөз килограммлап балык алып барабыз, әмма аз сатабыз, бәясен кыйммәт диләр, күлдән бушлай гына алып китәргә теләүчеләр дә бар. Былтыр балыкның килосы 130 сум иде. Аны үзкыйммәтеннән түбнрәк бәягә - 100 сумга да тәкъдим иттек, - диде Гомәр Шакирович. - Әллә ничә еллык тәҗрибәмнән чыгып әйтәм һәм моның белән берәүне дә үпкәләтәсем килми, бездә Ульянково авылында гына балыкны яратып алалар. Балык үзеннән-үзе үсә дип уйлаучылар тирән ялгыша. Без бит кармак белән балык тотучылар түгел, аны үстерүчеләр. Балыкны бер килограммга кадәр җиткерү өчен аңа биш килограмм азык кирәк. Элек балыкка махсус катнашазык сатып алу өчен дәүләттән дотация бирелә иде, ул хәзер юк. Бүген балыкчылык тармагы дәүләт ярдәменә мохтаҗ. Азык бәяләре кыйммәт, чыгымнарыбыз зур: электр энергиясе, салымнар, хезмәт хакларын вакытында түләргә кирәк, проблемалар чыгып кына тора. Интернеттан укысаң, хәзер дөньяда икенче икмәк дип бәрәңге түгел, ә балык исәпләнүе турындагы мәгълүматларга да тап буласың, бәрәңге - өченче урында. Шуңа да һәр кеше елына нормада каралган күләмдә балык ашарга тиеш. Ә бездә элеккеге гадәт белән күбрәк ит ризыкларына өстенлек бирәләр.
Нет комментариев