Көн темасы
Кайбыч кырларында эш кайный
Игенче-механизаторлар язгы кыр эшләре темпларын көннән-көн арттыра бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, 16 майга барлыгы 19113 гектар мәйданда язгы культуралар чәчелгән. Бу барлык чәчү мәйданнарының 65,5 процентын тәшкил итә.
Хәзерге вакытта хуҗалыкларда сабан бодае, кукуруз, шикәр чөгендере чәчәләр. Болардан кала, карабодай, сабан рапсы, көнбагыш, бәрәңге чәчәсе бар.
"Яңа юл"да барлык чәчү җирләренең 91,8 процентында эш башкарылган. Бу хуҗалыкта сабан бодае, арпа, борчак, солы, берьеллык үләнне чәчеп бетергәннәр, хәзер азык культуралары чәчәләр. "Олы Колаңгы" җәмгыяте дә алардан калышмый, биредә бу күрсәткеч - 87,6 процент. Районның сөрү җирләренең 80 процентка якын мәйданнарын биләгән "Ак Барс Кайбыч" җәмгыяте филиалларында да эш оешкан төстә бара. Аларда шикәр чөгендере чәчү финиш сызыгына якынлашып килә. Механизаторлар көн дәвамында 200 гектарда татлы тамыр чәчәргә өлгерә. Игенчеләргә уңышлар юлдаш булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев