Кайбыч кырларында үскән ашлыкны Колаңгыдагы ашлык кабул итү пунктына озаталар
Икешәр арба таккан "КамАЗ"лар игенне бушатуга, биредә эшләүчеләр аның сыйфатлы булып саклануын кайгырта башлый.
Әнә җәйге кояш нурлары астында тагын да алтындай төскә кергән тау-тау ашлык өемнәре янында хатын-кызлар кайнаша. Танышабыз. Склад мөдире Алсу Шәйхетдинова, ашлык киптерү, складларга озату буенча җаваплы Резедә Җамалетднова, Тәнзилә Хикмәтуллина булып чыкты алар. Кәефләре шәп икәнлеге гел елмаеп сөйләшүләреннән сизелеп тора.
- Иписез табынны күз алдына да китереп булмый бит. Иртән торуга кулыбыз икмәккә сузыла. Шуңа да мин гел "үзебез өчен эшлибез", дип әйтергә яратам. Миңа 61 яшь, күптәннән лаеклы ялда булсам да, яраткан эшемнән аерыласым килми әле. Әнием Сәүдәҗиһан да 20 елдан артык монда эшләде, - ди Тәнзилә апа.
- Минем Латыйп бабам да шушында склад мөдире булган, аннан соң әтием Барый 40 ел склад белән җитәкчелек итте, әнием Нурлизә дә кырык еллап мастер булды. Гаилә династиясе хәзер дә дәвам итә. Үзем биредә сигез ел лаборант булдым, соңгы өч елда складта эшлим. Әле мәктәптә укучы улым Газиз дә җәйгә монда урнашты. Ә техникумда укучы улым Адель быел агрофирмада комбайнчы ярдәмчесе - дип сүзгә кушылды Алсу ханым.
Резедә ханым да биредә яңа кеше түгел. Бу предприятиедә җиденче елын эшли.
- Мин дә шушы ашлык өеменә карыйм да: "Монда минем Алмаз суктырган икмәк тә бар бит", - дип горурланып куям.Ул быел беренче елын комбайнга утырды. Эштән кайткан саен кайсы басуда эшләве турында сораштырам. "Улым, бүген гел яхшы сыйфатлы иген кайтты, бәлки син суктыргансыңдыр әле аны", - дип үземчә күңелен күтәрәм. Ә ул: "Бездә барысы да шәп эшли," - дип җавап бирә.
Баш инженер Рәис Газизов әйтеп узганча, 2013 ел уңышын тиешенчә саклау өчен биредә бөтен шартлар да тудырылган. Тәүлек әйләнәсе эш оештырырга җитәрлек эшчеләр тупланган. Хәзер биредә "урак өсте". Киткәндә территориядә чәчәкләр үсүенә дә игътибар иттем. Матурлык белән хезмәт батырлыгы янәшә йөри монда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев