Тагын ике көннән, 18 сентябрьдә, бөтен Россия күләмендә парламент сайлаулары уза. Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау - елның төп сәяси вакыйгасы ул. Илебезнең киләчәге федераль дәрәҗәдә эшләүче депутатларның эшлекле сыйфатларына, халык фикере нигезендә дөрес карарлар кабул итүләренә күп дәрәҗәдә бәйле.
Кайбычлылар әлеге сайлауларның мөһимлеген яхшы аңлый. Нинди генә югарылыкта сайлаулар узмасын, безнең сайлаучылар анда һәрвакыт актив катнашып, үзләренең сәяси яктан өлгергән булуларын күрсәтә. Гомумән, сайлаулар бездә гел бәйрәм төсе ала. Халык, бердәм булып, үз сайлау участогына килә, тавышын бирә, алар өчен чәй эчүләр дә, концертлар да оештырыла, җыр-биюләр дә тынып тормый. Сайлаучыларның активлыгы урынлы: тормышыбыз көннән-көн яхшыра бара. Әле биш-алты ел элек кенә булган Кайбыч белән бүгенгесе арасында җир һәм күк арасы. Федераль, республика программалары нәтиҗәсендә әнә никадәр төзелешләр алып барылды бездә. Модульле фельдшер-акушерлык, ветеринария пунктлары, яңа йортлар, балалар бакчалары, спорт объектлары, күпфункцияле үзәкләр сафка басты, мәктәпләр, медицина учреждениеләренә капиталь ремонт үткәрелде, юлларга асфальт, вак таш түшәлде. Сырхауханәнең "Авыл табибы" программасы буенча югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин ителүе мактауга лаек күренеш. Бу программалар кагылмаган бер генә авыл җирлеге дә юк. 2017 елда да алар дәвам итәчәк әле. Шуңа да сайлауга бармаска бернинди дә сәбәп юк. Иң кадерлесе -тынычлыкта яшибез, бу - илебездә төрле милләт вәкилләренең дус-тату яшәвен тәэмин иткән сәясәт нәтиҗәсе. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да сайлаучылар белән очрашулар вакытында халыкка үз фикерен җиткерде:
- Кайбыч сайлау кампаниясен беренче дәрәҗәдәге әзерлек белән каршылый. Без алдан ук үзебезгә шундый бурыч куйдык. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов бу сайлауларга тирән мәгънә салды - аны республиканың көчле командасын Россия Дәүләт Думасына делегацияләү дип атады. Әлеге команданың максаты - республикабыз, халык мәнфәгатьләрен федераль дәрәҗәдә яклау. Бу республикага эре федераль программаларда катнашу, федераль бюджеттан финаслану, перспектив проектлар өчен кирәк, - диде ул. - Әйе, чыннан да, Татарстанга Дәүләт Думасында үз позициясен ныгыту мөһим. Моның өчен районда яшәүче һәр кешенең 18 сентябрь көнне үз сайлау участогына килеп, иң лаеклылар өчен тавыш бирүе мөһим.Сайлаучылар күбрәк булган саен, Думада да Татарстаннан шуның кадәр депутат эшләячәк. Депутатлыкка кандидатларга тавыш биреп, без үз республикабыз, Кайбычның да киләчәге өчен тавыш бирәбез.
"Татарстан - Яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәтенең Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Александр Акрымов та сайлаучыларга фикерен җиткерде:
- Сайлауларда катнашу мөһим, чөнки һәр сайлаучының тавышы әһәмияткә ия. Дәүләт Думасына сайланган депутатлар республиканың уникаль эш тәҗрибәсен бөтен Россиягә таратыр дип уйлыйм. Безнең ил масштабында күрсәтерлек матур эшләребез бар. Думага үз вәкилләребезне күбрәк сайлаган саен, аларТатарстан һәм Россия файдасына зур масштаблы эшләр башкарачак.
Район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Эльвира Заһидуллина әйтеп узганча, сайлау көнендә райондагы 32 сайлау участогы да сайлаучыларын кабул итәргә әзер. Хуҗа Хәсән, Иске Тәрбит, Корноухово, Бәрлебашы, Афанасьевка, Салтыйган сайлау участокларында электрон юл белән тавыш бирәләр. Бу көнне районның 10664 сайлаучысы үзенең гражданлык бурычын үтәячәк. Сайлау иртәнге сәгать сигездән кичке сәгать сигезгә кадәр дәвам итә.
- Райондагы участок сайлау комиссияләре 7 сентябрьдән үз эшенә кереште инде. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе сайтының "Үз сайлау участогыңны тап!" бүлегенә кереп, һәр кеше үз участогы турында мәгълүмат таба ала. Комиссия әгъзалары сайлаучыларын сайлауларга чакырып хатлар да җибәрде, - диде Эльвира Заһидуллина. - РФ Дәүләт Думасына сайлауларда алдан тавыш бирү кулланылмый, учеттан төшерү таныклыкларын (открепительный) әлегә 122 кеше алды. Хаҗ кылырга киткән өч кеше шундый таныклык алып китте. РФ Дәүләт Думасына сайлаулар белән бергә, Кече Мәме сайлау участогында өстәмә сайлаулар уза: авыл җирлеге депутаты да сайлаячаклар.
Сайлаучыларның кайсы белән аралашма, барысы да матур киләчккә өметләнә, илебезгә тынычлык тели.
Нет комментариев