Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч районы Советының чираттагы утырышы узды

Район Советының Альберт Рәхмәтуллин рәислегендә узган чираттагы 14нче утырышы авыл халкының эшлекле активлыгын күтәрү мәсьәләсенә багыш­ланган иде. Утырышта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәрешләр буенча урынбасары Ришат Хәбипов, депутатлар, район прокуроры Руслан Заһретдинов, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, аның урынбасарлары, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре катнашты. Утырышны район башлыгы...

Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина узган ел шәхси эшмәкәрлекне, урта һәм кече бизнесны үстерү юнәлешендә алып барылган эшчәнлеккә җентекле анализ ясады, бу елга куелган бурычлар белән таныштырды.
- Авыл халкына шәхси хуҗалыкларын үстерү өчен бирелүче дәүләт ярдәме турында сөйли башлагач, кайберәүләрдән "Юк, безнең ишеләргә каралмаган инде ул андый ярдәм, барысы да үз кешеләргә генә" дигән сүзләр ишетергә туры килә. Әйе, районда яшәүче һәр кеше безгә үз, барысы да үзебезнеке, Кайбычның хезмәт сөючән халкы. Программа ярдәмендә мини-ферма төзүчеләр - Кошманнан Борһановлар, Ульянководан Дементьевлар, Олы Тәрбиттән Исаевлар, Олы Урсактан Мофазалловлар, Мөхәммәтҗановлар һәм башкалар шундый эшсөярләр. Узган ел гына да шәхси хуҗалыкларны үстерүгә республика бюджетыннан 11 миллион сумнан артыграк акча бүлеп бирелгән. Хөкүмәт ярдәменнән аеруча Чүти һәм Олы Урсак авыл җирлекләрендә яшәүчеләр актив файдаланды. Аларда сигезәр сыерга исәпләнгән дүртәр мини-ферма сафка басты, - диде ул.
Ришат Хәбипов әйтеп узганча, авыл ул - агробизнес алып бару өчен мөмкинлекләре зур булган җирлек кенә түгел, ә һәр дүртенче татарстанлының яшәү рәвеше дә. Ул эшмәкәрләрнең сорауларына җавап бирде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбычта эшмәкәрлекне үстерү буенча уңай микроклимат тудырылуы турында конкрет мисаллар китереп сөйләде. Утырышта Олы Урсак авыл җирлеге башлыгы Габбас Зиннәтуллин, Борындыктан шәхси ярдәмче хуҗалык башлыгы Хәерниса Маматкулова, Олы Кайбычтан шәхси эшмәкәр Зөфәр Гобәев эшчәнлекләре турында чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев