Көн темасы
Кайбыч районы сөт җитештерү буенча республикада беренче унлыкта
Татарстан терлекчеләре бер сыердан көненә 16 килограмм сөт саву чиген узды. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайты хәбәр итә.
«Мондый күрсәткечкә Татарстанда беренче тапкыр ирешелде, - дип белдерде министрлыкның терлекчелек тармагын үстерү бүлеге җитәкчесе Сирин Нигъмәтҗанов. -Әлбәттә, моңа малларны тукландыру һәм тәэмин итү технологияләрен камилләштерү тармагы белгечләренең еллык тырыш хезмәте ярдәм итте». Бу уңышка ирешүдә узган ел белән чагыштырганда тулаем савымның артуын тәэмин иткән районнарның өлеше зур. Алар арасында Әтнә, кукмаралылар белән беррәттән, Кайбыч районы да бар. Безнең районда бер сыердан савым күрсәткече 17,6 килограмм тәшкил итә. Сөт җитештерү буенча Кайбыч республика буенча беренче унлыкка кергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев