Кайбыч районы укытучылары укытып кына калмыйлар
Мәктәпләрдә укучылар белән төрле түгәрәкләр алып баручы, ягъни өстәмә белем бирүче укытучылар "ЭКО" үзәгендә осталыкларын күрсәтте. Монда елның иң яхшы өстәмә бирү укытучысын сайладылар.
Укучылары безнең газета белән тыгыз элемтәдә торучы түгәрәк җитәкчеләре дә бар иде анда. Бәрлебашы һәм Кошман мәктәпләреннән кочак-кочак шигырьләр килеп төшә безгә. Балалар иҗатында тормышны, туган авыл, аның кешеләре, табигатен ярату хисләре ярылып ята. Бәрлебашы мәктәбендәге "Яшь бөреләр" түгәрәге җитәкчесе Исламия Мусина бәйгегә "Тел күрке - сүз" дигән тема буенча әзерләнеп килгән. Бу чарада ул аларны җөмләләрне дөрес төзергә, иҗат серләренә өйрәтте, ә соңыннан бергәләп Тукаебызның "Туган тел"ен башкардылар.
- Безнең түгәрәк "Кайбыч таңнары" газетасы, "Салават күпере", "Ялкын" журналлары белән тыгыз элемтәдә тора. Укучылар иҗат иткән шигырь, хикәя-язмалар басыла анда, - диде укытучы горурланып.
Кошманнан Резидә Сайранова әйтүенчә, монда "Көмеш каләм" әдәби түгәрәге инде 32 елдан бирле эшли. Видеофильмда түгәрәк эшчәнлеге ачык чагылды, түгәрәккә "Колхоз бригадасы" газетасы журналисты, соңыннан Кошман мәктәбендә укыткан Нәсимә Афзалова нигез салган икән. Язмышларын журналистика белән бәйләгән апалы-сеңелле Алия белән Лилия Мотыйгуллиналар да шушы түгәрәктә каләм тибрәткән.
Ә Иске Тәрбиттән Лиана Капитонова укучыларында лидерлык сыйфатлары тәрбияли. Аның "Лидерлык нигезләре" түгәрәгенә укучылар яратып йөри. Конкурсантлар педагогик эшчәнлекләре белән таныштырды, "Минем мәгариф программам" дигән өстәмә белем бирү программасын яклады. Нәтиҗәдә, Исламия Мусина, көндәшләреннән күбрәк балл туплап, өстәмә белем бирү педагогларының 2015 елгы республика бәйгесенең зона этабы җиңүчесе булды. Резидә Сайранова - икенче, Лиана Капитонова - өченче урында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев