«Кайбычагрохимсервис" җәмгыятенең төп эшчәнлеге - карьердан известь чыгарып, аны райондагы ачы туфраклы басуларга кертү.
Известьлау туфрактагы артык ачылыкны бетерә, сыйфатын яхшырта. Известь белән бергә кертелгән кальций туфракның структурасын яхшырта. Галимнәр тикшерүе нәтиҗәләре күрсәткәнчә, известьлы кырларда уңдырышлылык 1-1,2 центнерга арта. Болардан кала, ачы туфракта минераль ашламаларның йогынтысы 30-40 процентка кими. Җәмгыять җитәкчесе Фәргать Сибгатов узган елда башкарылган эшләренә йомгак ясау җыелышында шуңа басым ясады."Татарский" агрохимик хезмәт күрсәтү үзәге мәгълүматларыннан күренгәнчә, безнең районда ачы туфраклы басулар 21 мең 400 гектар мәйданны били. Без ел саен 1900-2000 гектар мәйданга известь кертәбез, райондагы ачы җирләр күләмен киметәбез», - диде ул.
Җәмгыятьнең эшчәнлеген уңган-булган хезмәтчәннәрдән башка күз алдына да китереп булмый. Фәргать Сибгатов алар турында горурланып сөйләде. Узган ел 20,5 мең тонна известь чыгарганнар, 2032 гектар мәйданда ачы туфраклы җирләр известьланган, кырга известь керткәннәр. Известь ташуда прицеплы"КамАЗ"ларда Рәис Садыйков, Радик Шәрәфиев, Рөстәм Борһанов, Ранис Миңнуллиннар хезмәте уңай бәяләнде. "МХА-7" агрегатында туфракка известь кертүдә Владимир Андреев, Рөстәм Җиһаншин өлгерлек күрсәткән. Бу агрегатларга известьны "Амкадор"да Николай Филин, "К-700" тракторында Алексей Кабатьев төяп торган. Карьерда тәҗрибәле механизаторлар эшли.Хисапчы Валентина Шебалова, экскаваторчы Илмас Низаметдинов, чимал төяүче Николай Филин, Алексей Кабатьев, шофер Сергей Грузьков, операторлар Николай Зинин, Денис Тарасов, Анатолий Бурячинский, Николай Чекмаревларның тырыш хезмәтен билгеләп үтте.
Мастерскойда да үз эшенең осталары эшли. Илмас Низаметдинов двигательләр, аппаратлар һәм тизлекне алмаштыру тартмаларын ремонтлый. Владимир Яковлев электрик та, токарь да, аккумуляторчы да, көпчәкле тракторлар камераларын да ямый. Евгений Яшин газ, электр белән эретеп ябыштыру остасы. Хәзерге вакытта биредә механизатор Мөсәлим Сабиров, шофер Рәис Садыйков авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау белән шөгыльләнә.
Җәмгыятьнең ярдәмче хуҗалыгында игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнәләр. Рәиф Фатыйхов, Рөстәм Борһанов, Мөхәммәтхан Фәйзуллин, Николай Ситновлар тырышлыгы белән игеннәр вакытында җыеп алынган.Киләсе ел уңышына да көздән нигез салып калдырганнар: көзге бодай чәчкәннәр,туңга сөргәннәр. Абыйлы-энеле Виктор һәм Александр Петровлар ярдәме белән кышлату чорына җитәрлек терлек азыгы әзерләнгән.Фермаларында 107 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Узган ел 46 баш бозау алганнар, 160 центнер ит җитештергәннәр. Терлекче Виктор, Татьяна, Александр Петровлар гаилә подряды буенча эшли.
Отчет җыелышында катнашкан "Татагрохимсервис" җәмгыяте генераль директоры урынбасары Виктор Иванушкин бу коллективның эшчәнлеген уңай бәяләде. Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев та, хезмәтләренә рәхмәт белдереп, ярдәмче хуҗалыкта сөтчелек тармагын үстерү отышлы булачагына басым ясады. Чөнки сөт бәяләре елдан-ел арта бара, сөт сатудан кассага көндәлек табыш керә.
Отчет җыелышы барышында алдынгыларны бүләкләделәр, барлык эшчеләргә дә азык-төлек тутырылган пакетлар тапшырылды. Алексей Кабатьев, Рәис Садыйков Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, Владимир Андреев, Владимир Яковлев, Ришат Гыймадиев, Фәридә Вафина "Татагрохимсервис" җәмгыятенең Мактау кәгазьләренә лаек булды. Терлекчелек тармагы алдынгысы Виктор Петров район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.Хезмәт кешесен кадерли беләләр биредә.
Нет комментариев