Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Кайбычлылар бәйрәмнәрне кырда каршы ала

"Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең беренче филиалына караган Федоровское авылы кыры. Басулар трактор гөрелтесенә күмелгән. Якшәмбе иртәсендә бу кырга район җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, агрофирмалар, хуҗалыклар җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, гаилә фермалары хуҗалары җыелды.

Иртәнге сәгать унынчыларда зәңгәр күктә вертолет күренде: республикабызның Премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Кайбычка килеп җитте. Аның белән бергә вертолеттан районыбыз башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да төште. Кайбыч чигендә урнашкан Борындык авылы яныннан башлап, район басуларында эшләгән техниканы, уҗым культураларының торышын өстән күзәтеп килгән алар. Очрашуда шулай ук, "Ак Барс" холдинг компаниясе генераль директоры урынбасары Камил Галиев та катнашты.

- Хәерле көн барыгызга да! Соңгы вакытта явып үткән яңгырлар кыр эшләрен вакытында башларга мөмкинлек бирмәде. Шулай да Кайбыч басуларын өстән карап әйләндек, кырда техника күп эшли. Соңгы дүрт көндә районда шактый эш башкаралган. Яңгырлар шактый явып үтсә дә, туфракта дым күләме 31 миллиметр тәшкил итә. Шуңа тәүлек әйләнәсе туфракта дым каплау эшен башкарырга кирәк. Кайбыч районы сөт җитештерү буенча шактый сикереш ясап, хәзерге вакытта республикада беренче алты район арасында бара. Сөт җитештерүне тагын да арттыру өчен бөртеккә кукуруз һәм рапс чәчәргә кирәк. Кукуруз оны, рапс сыгынтысы (жмых) ашатсаң, сөт бермә-бер арта. Хәзер игенчелек буенча да алга ыргылыш ясап, үз позициясен тагын да яхшыртасы бар. Уҗым культураларының сакланышы да бик әйбәт. Һава шартлары мөмкинлек бирсә, кайбычлылар үзләре планлаштырган бөртеклеләрдән 100 мең тонна уңыш җыеп алу максатына ирешә алачаклар дип уйлыйм. Кыр эшләрендә шәхси хуҗалыкларда булган техниканы да кулланырга киңәш итәр идем. Чәчүлек орлык, минераль ашламалар ташып торсалар да файда булачак, - диде министр.

- Бүгенге көндә район басуларында 115 трактор язгы кыр эшләрендә катнаша. Көннәрнең чагыштырмача эссе торуын исәпкә алып, 62 агрегатны туңга сөрелгән җирләргә, уҗым культураларында, күпьеллыкларда дым каплауга куйдык. Барлыгы 19 чәчү агрегеты, 3 чәчү комплексы бассуларда эшли. Хәзерге вакытта арпа, борчак, сабан бодае, берьеллык үлән культуралары чәчелә. Биредә барлыгы 52600 гектар мәйданны сөрү җирләре били, шуның 10800 гектарын уҗым культуралары, 11600 гектарын күпьеллык үләннәр тәшкил итә, бу язда 15600 гектарда сабан культуралары чәчеләчәк. Хәзергә шуның 1100 гектары чәчелде инде, - дип районда эшләр барышы белән таныштырды район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин.

Министр Кайбычның гаилә фермалары җитәкчеләренең сорауларына төгәл җаваплар бирде, эшләрендә ярдәм кулы сузачагын ышандырды. Тулаем алганда ул кайбычлылар эшчәнлегенә уңай бәя бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычлылар бәйрәмнәрне кырда каршы ала