Кайбычлылар -- ”Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” бәйгесендә
Ямьле язның тәүге көннәрендә Казандагы "Пирамида" комплексында "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика бәйгесенең йомгаклау тантанасы узды. Ә аннан кайткач, Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, бәйгедә катнашучыларның барысы да чыгышларын Олы Кайбычтагы мәдәният йортында күрсәтте. Бәйгедә катнашучыларны район башлыгы исеменнән урынбасары Рәмис Хәялиев котлады, бүләкләр тапшырды.
«Ямансулап, болыннарны буйлама,
Оныткандыр инде диеп уйлама...» - дип җырлый-җырлый, сәхнәгә Хуҗа Хәсән фермасы савымчысы Елизавета Бартязова чыкты. Өстендә - ап-ак халат, кулына чиләк тоткан. Таң әтәчләре уянганчы ук сөтлебикәләре янына ашыгучы савымчының Татарстанның атказанган терлекчесе исемен горур йөртүен дә, гаиләсендә уңган хатын, әни булуын да, адаш каенанасы белән әниле-кызлы кебек яшәвен дә яхшы беләбез.
- Эшемне, сыерларымны яратам, - диде ул, үзе турында сөйләп. - Шулай булмаса, лаеклы ялга чыгуга фермадан качу ягын карар идем. Терлекчеләр почетта бездә. Ничә ел инде шифаханәләргә бушлай юллама белән ял итәргә җибәрәләр, - диде ул.
Елизавета Бартязова - бәйгенең "Язмышым-һөнәрем" номинациясендә республика бәйгесе җиңүчесе. Казанда аны диплом һәм Татарстандагы иң яхшы шифаханәләрнең берсенә юллама белән бүләкләделәр. Бәрлебашыннан үз гаиләләренә сигез ятим баланы тәрбиягә алган Мөнир Салаватов шулай ук финалга чыкты һәм "Алтын йөрәкле ир-ат" номинациясендә җиңде. Мәскәү шәһәрендәге "Милләт сәламәтлеге һәм рухи байлыгы" төбәкара җәмәгатьчелек фондының "Россия гаиләләре" милли премиясенә лаек булды ул Казанда. Аңа диплом һәм ноутбук бүләк иттеләр. Сәхнәдә тәрбиягә алган уллары, тормыш иптәше Галия ханым белән чыгыш ясады.
- Әти, зур рәхмәт барысы өчен дә. Безнең сиңа ошыйсыбыз килә, синнән башка безгә бик кыен булачак, - дип уллары кочып алгач, күпләрнең күзләре яшьләнде.
Олы Подберезье җирлегенең ветераннар Советы рәисе Екатерина Елисеева - "Өлкән буын" номинанты. Казанда электр товарлары кибетенә сертификат белән бүләкләгәннәр үзен. Өлкән яшьтә дә өендә кул кушырып утырмый ул, җәмәгать эшләрендә актив катнаша, яшьләрне тәрбияләүгә зур өлеш кертә.
Иске Чәчкабтан биш бала анасы Лилия Хөсәенова "Хатын-кыз - ана" номинациясендә Яшел Үзәндә зона турында катнашты. Зифа буйлы, көләч Лилия ханым да сәхнәгә кызлары белән чыкты. Ә Мәлкидән күп функцияле үзәк методисты Александр Бичарин "Ир-ат - лидер" номинациясендә үзе оештырган "Балтырган" фольклор ансамбле белән чыгыш ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев