Кайбычлылар! Компенсация акчасы турында онытмагыз!
Агымдагы елның 1 июленнән Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Кайбычтагы 22 бүлегендә балалар бакчасына түләгән өчен өстәмә компенсация алу хокукын яңадан теркәү башланды. Керемнәр турындагы мәгълүматларны - эш урыныннан белешмә кәгазен тапшырып, компенсация алу хокукына ия булуыңны дәлилләргә кирәк.
Моңа кадәр компенсация алган гаиләгә әллә ни күп кәгазьләр җыясы юк: яңадан хисаплау өчен гариза, гаиләдәге эшләүче әгъзаларның соңгы өч айлык керемнәре турында мәгълүмат язылган белешмә һәм шәхесне исбатлыаучы документ - паспорт кына кирәк.
Матди үзәк җитәкчесе Исламия Нигъмәтуллина әйтеп узганча, компенсациянең ике төре гамәлдә. Беренчесе - федераль, ул гаиләнең кереме нинди булуга карамый, гаиләдә балалар бакчасына йөри торган беренче балага түләгән сумманың 20 процентын, икенче балага - 50 процентын, өченче һәм аннан да күбрәк балага - 70 процентын кайтара. Аны алу өчен паспорт, социаль яклау үзәгенә балалар бакчасы белән төзелгән килешү кәгазе, баланың туу турындагы таныклыгы, бала бакчага йөргән өчен түләү квитанциясе кирәк.
Икенче төр компенсациянең күләме гаиләнең кеременә карап исәпләнә. Ул гаиләдә кеше башына айлык уртача керем 20 мең сумнан артмаган очракта бирелә. Аның күләме салым алынмаган хезмәт хакыннан чыгып билгеләнә.
Хәзерге вакытта бу хокукны югалтмау өчен, керемнәр күләмен күрсәтүче белешмә кәгазьләрен тапшырырга кирәк. Әлеге документны тапшырган очракта, компенсация алу хокукы тагын ярты елга бирелә. Аннары киләсе ел башында компенсация алу өчен яңадан документлар тапшырырга кирәк булачак.
График буенча июль аенда документларын тапшырырга тиеш булган кеше керемнәр турындагы мәгълүматларны соңарып, сентябрь аенда да тапшыра ала. Бу очракта аңа алдагы айлар өчен компенсация кайтарылмаячак, әмма, керем турында белешмәләр тапшырмаса да, аның федераль компенсация алу хокукы саклана.
Балалар бакчасына түләү турында әти-әниләр фикере дә кызыксындырды:
Гүзәл Низаметдинова, Кече Кайбыч авылы:
- 2 яшьлек улыбыз Илдәнур узган елның июненнән Олы Кайбычтагы "Миләшкәй" балалар бакчасына йөри. Документларны июньдә генә тапшырдым, чираттагы белешмә җыю декабрьгә туры килә. Ирем дә, үзем дә эшлибез, балалар бакчасы өчен вакытында түләп барабыз. Иң мөһиме - улыбыз өчен күңелебез тыныч, ул вакытында ашый, уйный һәм йоклый. Минемчә, балалар бакчасы бала үсешенә уңай йогынты ясый.
Алия Курмаева, Олы Кайбыч авылы:
- 4 яшьлек кызым Сабина "Миләшкәй" балалар бакчасына йөри. Компенсация алу өчен яңадан документлар тапшырырга кирәклекне беләм, балалар бакчасыннан да бу хакта белдерү кәгазен тапшырдылар. Балалар бакчасы өчен түләү һәм документлар җыю миңа уңайсызлыклар тудырмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев