Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Кайбычның иң әйбәт йөзүчеләре билгеле булды!

"Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында мондый ярышның булганы юк иде әле: Ватанны саклау­чылар көне уңаеннан бассейнда ир-егетләр арасында йөзү буенча ярыш узды. Кайбычлыларның иң яраткан урынына әйләнде ул.

Ир-егетләр йөзәргә ярата икән: беренче тапкыр үткәрелүче әлеге ярышка оешма-предприятиеләр, авыл җирлекләре, авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче йөздән артык кеше катнашында узды ул ярыш. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да аларга эчкерсез теләкләрен җиткерде:
- Бүген ярышта катнашучыларның күп булуы бу комплексның чыннан да халкыбызның яраткан урынына әйләнүе турында сөйли. Сез барыгыз да районыбызның төрле тармакларында намуслы хезмәтегез белән туган җиребезнең данын күтәрүдә үз көчегезне куясыз. Спортта да сынатмассыз дип уйлыйм, барыгызга да бу ярышта уңышлар телим, - диде ул.
Спортчылар арасында унсигез яшьлек егетләр дә, урта яшьләрдәгеләр дә, пенсия яшендәге абзыйлар да бар иде. Колачлап-колачлап, рәхәтләнеп йөзде алар. Хөкемдарлар берәүгә дә ташлама ясамыйча, һәр спортчыга гадел бәя куеп барды. Ярыш барышында бишәр кешедән уналты тапкыр старт бирелде. Нәтиҗәдә вакыт буенча җиңүчеләр ачыкланды. Шәхси беренчелектә янгын сүндерү часте хезмәткәре Айнур Низаметдинов, иң яхшы вакыт күрсәтеп, бәйгенең җиңүчесе дип танылды. Кошман авыл җирлеге командасыннан Булат Сад­риев икенче күрсәткечкә иреште. Олы Кайбычтан Рәис Гыйрфанов өченче урында.
Эстафета ярышларында барлыгы унтугыз команда катнашты. Шулар арасыннан составында Равил Вишняков, Илшат Сибгатуллин, Илфат Сабитов, Михаил Николаев булган "Челтәрле компания" җәмгыяте командасы җиңү яулады һәм күчмә кубокка ия булды. Фиргать Басыйров, Рушан Тимершин, Риза Нуруллин һәм Илмас Гарәфетдиновны берләштергән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе командасы икенче урында. Составында Ленар Сибгатуллин, Рамазан Сөнгатуллин, Абдурәшит Чәриев һәм Олег Долматов булган "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексы командасы өченче урынга чыкты.
- Бассейнда яшьләр белән бергә ярыштык. Яшьләр җитезрәк билгеле, - диде башкарма комитет җитәкчесенең торак-төзелеш, коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов.
Җиңүчеләргә, призлы урыннарга чыгучыларга Мактау кәгазьләрен, истәлек медальләрен район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычның иң әйбәт йөзүчеләре билгеле булды!