"Кайбычта маммография үткән 823 хатын-кызның 155ендә үзгәрешләр ачыкланган", - ди район үзәк сырхауханәсе онкологы һәм яман шешне кисәтү буенча киңәшләрен җиткерә 2016 елда диспансеризация барышында районда яшәүче 823 хатын-кызга маммография уздырылды, шуларның 155ендә үзгәрешләр ачыкланды. Аларның тикшерү максатыннан Кайбыч районында Республика клиник онкология диспансерының маммология һәм пластик хирургия бүлеге мөдире...
Күкрәктәге яман шеш - астыртын авыру. Чөнки ул сиздерми генә башланып китә. Шешнең барлыкка килү сәбәпләре күптөрле, күпчелек очракта ул нәселдән килә. Кияүгә чыкмаган өлкәнрәк кызларда, бала тудырмаган яисә баласын имезмәгән, еш аборт ясаткан, гормонлы, йөккә узудан саклаучы дарулар куллану, травма (бәрелү), стресслар шеш тууга сәбәпче була.
Күкрәктәге яман шеш авыруы белән 30 яшьтән узган, ешрак 40-50 яшь тирәләрендәге хатын-кызлар авырый. Күкрәк бизендәге хроник авырулар, күкрәктәге каты бизләр, канлы яки пычрак саргылт төсле бүлендекләр барлыкка килү, имчәк башлары кытыршылану, аларның берәрсенең эчкә батып торуы кебек үзгәрешләр булса, тиз арада табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзеңнең күкрәк бизләрен һәрвакыт капшап карап һәм вакытында медицина тикшерүе үтеп тору, бу авыруны башлангыч чорында сизәргә яисә булдырмый калырга мөмкинлек тудыра. Хатын-кызлар медицина тикшерүен елга бер мәртәбә узарга тиеш. Нәселләрендә бу авыру белән авырган кеше бар икән, андый кешеләргә елына ике мәртәбә сәламәтлеген тикшертү мөһим.
Күкрәк бизе яман шешенең башлангыч билгеләре: капшап караганда кулга сизелерлек каты бизләр була, алар шуышмый; шеш өстендәге тире җыерчыкланып тора; имчәк башы калынаеп китә, шеш авыртмый. Күп кенә авырулар мондый билгеләргә игътибар бирми. Нәтиҗәдә, табибка озак вакыт күренмичә, вакытында маммография узмыйча йөриләр. Шуның белән вакытында дәваланырга соңаралар. Хатын-кызда иң еш очраучы яман шеш - аналыкта. Аның белән климакс алдыннан һәм климакс чорында еш авырыйлар. Сәбәпләре ачыкланып бетмәгән. Шулай да берничәсе билгеле: күп партнер алыштырган, еш аборт ясаткан хатын-кызларда шундый авыру булырга мөмкин. Бала тудырганда алган җәрәхәтләр дә эзсез югалмый икән. Соңгы вакытларда якынлык кылганда вирус күчүе дә ачыкланган. Авыруның беренче билгеләре: оча сөяге өстендә авырту, ак килү, якынлык кылганда кан күренү булып тора. Авыру көчәеп китсә кан ага, бил һәм койрык сөягендә, оча сөяге өстендә, туры эчәктә авырту барлыкка килә. Авыр күтәргәч, йә олы йомыш вакытында, якынлык кылганда, гинеколог тикшергәндә кан килү яман шешнең таралуын раслый. Авыру нәселдән дә килергә мөмкин. Әгәр хатын-кыз туганнарыгызда, әниегездә бу авыру булган икән, сезгә елына ике мәртәбә гинекологка күренеп торырга кирәк.
Нет комментариев