Кайбычта татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан шигырь бәйрәме үтте
Бүген кояшлы 26 апрель көнендә, һәр елдагыча, Галия Кайбицкая исемендәге музей каршында бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган шигырь бәйрәме үтте.
Ул халкыбызның милли гимнына әйләнгән "Туган тел" җырын башкару белән башланып китте. Бәйрәмгә олысы, кечесе - күңелендә шигырь уты йөрткән һәркем килгән иде. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова сәламләп, бәйрәм белән котлады. Алга таба районыбызның төрле мәктәпләреннән җыелган укучылар Габдулла Тукайның шигырьләрен сөйләде һәм әкиятләрен сәхнәләштерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев